Вакыйгалар хроникасы


Минтимер Шәймиев Австралиянең татар диаспорасы вәкилләре белән очрашты

Татарстан – кайда гына яшәүләренә карамастан, бөтен татарларның туган җире, дип ассызыклады ТР Президенты Минтимер Шәймиев, 14 июльдә Казан Кремленә республика башлыгы белән очрашуга чакырылган Австралиянең татар диаспорасы вәкилләрен сәламләп.

Әңгәмә барышында кунаклар Казанга соклануларын белдерде – аларның кайберләренең республика башкаласына әле беренче генә килүе икән. Кунакларның сүзләренә караганда, аларны шәһәрнең тышкы күренешендәге уңай үзгәрешләр хәйран калдырган, бигәрк тә төзелешнең киң колач белән алып барылуына гаҗәпләнгәннәр.

Австралия татарлары җәмгыятьләренең хәле, аерым алганда, тарихи Ватаннан еракта туган телне ничек саклап кала алулары хакында сөйләгән. Гаиләләрендә алар бары тик татар телендә генә сөйләшә, әмма аралашу көнкүреш белән генә чикләнеп калмый, моңа халык җырлары да, әкиятләр дә, буыннан буынга тапшырылып килүче Казан турындагы хикәятләр дә керә. Туган телгә шундый сакчыл мөнәсәбәт аркасында алар чит мохиттә аны саклап калуга ирешкән.

Очрашу тәмамлангач Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров һәм Айшә Маски Татарстан журналистларының сорауларына җавап бирде. Сөйләшү Казан вузларында диаспора вәкилләрен укыту хакында барды.

Айшә Маски сүзләренә караганда, бүгенге көндә Австралия югары уку йортларында белем алучы яшьләр укуларын тәмамлагач Татарстанга килергә теләк белдергән. Р.Закиров хәбәр иткәнчә, бу уңайдан Австралия Хөкүмәте белән инде сөйләшүләр алып барыла, ул мәдәни алмашуга ярдәм күрсәтергә, республикадан татар яшьләрен укырга кабул итәргә әзер булуын белдерде, моның өчен киләчәктә махсус программа эшләнәчәк.

Австралиядә яшәүче милләттәшләребезнең абруе зур, дип ассызыклады ул. Узган ел Казанда татар диаспорасы вәкиле Рөстәм Садри булып киткән иде, ул Австралия Хөкүмәте исеменнән студентлар алмашу мәсьәләсе буенча рәсми чакыру алып килде, Татарстанда аны хупладылар.

Айшә Маски шулай ук татар гаиләрендә тәрбияләнүче балалар өчен якшәмбе мәктәбе хакында сөйләде, анда алар татар телен, дин нигезләрен өйрәнә. А.Маски, журналистлар тарафыннан бирелгән яшьләрнең гаилә коруы турындагы сорауга җавап биреп, башка илләрдә яшәүче Ватандашларыбыз арасындагы элемтәләрнең ныгуын билгеләп үтте, шулай булгач әлеге проблема хәл ителәчәк, Казаннан да кәләшләр бар, диде ул.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе билгеләп үткәнчә, ТР Президенты янында республикалар белән диаспоралар арасындагы үзара бәйләнешләрне ничек яхшырту турында җентекле сөйләшү булган. Кунаклар, татар телендә нәшер итү өчен, үзләре белән Австралия, Төркия һәм Кытайда уйгыр, төрек телләрендә дөнья күргән китаплар алып килгән иде.

Эшкуарлык өлкәсендә элемтәләрне киңәйтү хакында да сүз барды. Очрашу барышында диаспораның яшь вәкилләре 2013 елгы Универсиадада чыгыш ясау өчен үз илләренең җыелма командасына эләгергә тырышсын иде теләкләр әйтелде. Р.Закиров сүзләренә караганда, ТР Президенты 2013 елда – Казанда Универсиада уздыру көннәрендә Бөтендөнья татар яшьләре форумын үткәрергә боерык биргән.

Австралиядә татар диаспорасы Икенче бөтендөнья сугышыннан соң формалаша башлый. Аңа 1945 елда Кытайның Маньчжурия провинциясеннән күчеп киткән татарлар нигез сала. Көньяк Австралиягә татарларның беренче вәкиле – Маһирә Хәертдинова-Надольная 1949 елда Германиядән немец концлагерьларыннан азат ителгән 907 тоткын белән бергә күчеп килә.

Узган гасырның 50нче елларыннан Көньяк Австралиягә Германия, Польша, Маньчжурия һәм Көнчыгыш Төркестан (Кытай), Япония, Төркия, соңрак Россиядән татарлар күчеп килә башлый. Бүгенге көндә Австралиянең татар диаспорасында 500дән артык кеше исәпләнә. Ул күпмилләтле Австралия җәмгыятенең бер өлеше булып тора һәм илнең икътисады, сәнгате һәм мәдәнияте үсешенә лаеклы өлеш кертә. Биредә 1997 елдан башлап халкыбызның милли бәйрәме – Сабантуй үткәрелә. Аделаидадагы татар ассоциацияләре каршында ике татар якшәмбе мәктәбе эшли.

“Сәләт” фонды белән килешү нигезендә Австралия татарларының балалары фондның Казан һәм Биләр янындагы лагерьларында ике атна үткәрәчәк.

Очрашуда шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиева, ТР Президентының Тышкы элемтәләр департаменты директоры – ТР Президенты каршындагы халыкара мәсьәләләр буенча дәүләт киңәшчесе Тимур Акулов һәм башка рәсми затлар катнашты.


2008 елның 15 июле




Шулай ук кара

Фоторепортажлар