Вакыйгалар хроникасы


Минтимер Шәймиев Әлки районында эш сәфәрендә булды

15 июль көнне ТР Президенты Минтимер Шәймиев эш сәфәре белән Әлки районында булып кайтты.

Республика башлыгы районга сәфәрен “Кызыл Шәрык-агро” ААҖнең “Каргалы” терлекчелек комплексын караудан һәм биредәге хезмәт коллективы белән танышудан башлады. Президент биредә комплексның өченче линиясен ачу тантанасында да катнашты.

“Каргалы” комплексы соңгы елларда терлекчелек ныклы үсеш алган районда лидерларның берсе. Бүген биредә 134 кеше хезмәт куя. Аларга җәйге каникуллар чорында тирә-як авыллардан 47 бала – 9-10 сыйныфны тәмамлаган егетләр һәм кызлар булыша. Комплекс җитәкчелеге аңлатуынча, “Каргалы” фермалары 5800 баш мөгезле эре терлек өчен уйланыла, хәзерге вакытта биредә 4420 баш мөгезле эре терлек асрала, шуларның 4155е савым сыерлары. Җитәкчелек белдергәнчә, алга таба максат - бер сәгать эчендә бер сыер саву урыныннан биш сыерны уздыру. Хәзерге вакытта бу күрсәткеч өч сыер тәшкил итә. Терлекләрнең баш санын арттыру әлеге мәсьәләне хәл итәргә ярдәм итәчәк, диләр. Шунысын да әйтергә кирәк, “Кызыл Шәрык – Агро”га караган әлеге комплекста нәселле сыерлар үрчетелә, аларның барысы да Германия, Финляндия һәм Даниядән кайтартылган. Шунысы әһәмиятле, биредә савым сыерлары бозауламаган сыерлар һәм таналардан аерым асрала, ә бозаулаганнан соң берничә көн үткәч бозаулар райондагы башка хуҗалыкларның фермаларына асрау өчен күчерелә.

Президент “Ялкын” аерымланган хуҗалыгының реконструкция үткәрелүче фермаларында булды, әлеге фермалар моннан өч ел элек “Кызыл Шәрык – Агро” карамагына бирелгән булган. Бүгенге көндә анда төзекләндерү эшләре үткәрелә һәм бу эшләрне инде быел көзен тәмамлау бурычы куелган. Әлеге ферма тулысынча мегафермалардан китерелгән бозауларны асрау өчен файдаланылачак. Ул 1800 баш бозауга исәпләнгән.

Минтимер Шәймиев “Каргалы” комплексы һәм “Ялкын” аерымланган хуҗалыгы хезмәт коллективлары белән очрашты.

Сәфәр программасында шулай ук районның Урта Әлки авылында төзекләндерелүче терлекчелек комплексы һәм “Петкус” орлык чистарту заводы төзелеше белән танышу да бар иде. Шул ук вакытта “Чуаш Кичүе” терлекчелек комплексында очрашу да булды.

Минтимер Шәймиев шулай ук Әлки районында юллар төзү, төзекләндерү эшләренең барышы белән танышты. Баштарак ул тулы картинаны вертолеттан күзәтсә, соңрак аерым участокларда булып, төзелеш эшләренең барышы белән урынга барып инанды. Ул туктаган төп участок районның Абдул Салманы һәм Югары Матак авылларын тоташтыручы юл булды. 4 чакрым 200 метрга сузылган бу юлны каты өслек белән каплау эшләрен көз башына тәмамлау ниятләнә. Ул төзекләндерелгәннән соң шлак белән ныгытылачак. Бу инде пычрак көннәрне ике авыл халкы бернинди проблемасыз йөри алачак дигән сүз. Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Илдус Фәсхетдинов аңлатуынча, юлны тиешенчә карап тотканда ул 14-15 ел буена хезмәт күрсәтергә сәләтле булачак.

Минтимер Шәймиев юл төзелеше белән танышканнан соң киләчәктә юлларны төзегәндә эрозияләргә бирешми торган битумлы ком куллану мөмкинлеге булуын белдерде. Аның сүзләренә караганда, чимал эзләп ерак барасы юк, ул авыр үзләштерелүче нефть чыгарыла торган районнарда табыла. Нефтьчеләр бу материалны юллар төзегәндә инде файдаланалар да. М.Шәймиев белдергәнчә, әлеге битумлы ком технологиясен үзләштергәндә табигый асфальт чималына кытлык булмаячак.

ТР Президенты төзекләндерү эшләре белән танышканнан соң, тәэсирләрен журналистларга да җиткерде. Аның сүзләренчә, хәзер республика җитәкчелегенең бурычы дөньяда кулланылучы юллар төзү технологиясен бөтен Татарстанга тарату. “Министрлык җитәкчелегенең составы юл төзелешендә тәҗрибә туплаган кадрлардан җыелган. Аларга яхшы юлларның нинди булуын аңлатып торасы юк”, - ди М.Шәймиев. Аның сүзләренә караганда, бүген төзелә торган юллар киләчәктә авыллар язмышын хәл итүдә зур роль уйнарга тиеш. Хәзерге этапта магистраль юллар эре торак пунктлар белән тоташтырылса, киләчәктә кечкенә торак пунктларның барысын да юллар белән тәэмин итү һәм заман таләпләренә җавап биргән өслекле юллар булдыру максаты куела. Шушы бурычлар тормышка ашырылганда һәр авыл кешесе заманча яшәешне үзендә тоя алачак.


2008 елның 15 июле




Шулай ук кара