Вакыйгалар хроникасы


Алабуга районында республика нефть компанияләре башлыкларының Минтимер Шәймиев белән очрашуы узды

16 июль көнне Алабуга районында урнашкан Кама утрауларының берсендә республика нефть компанияләре башлыкларының Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев белән традицион очрашуы узды.

Татарстан башлыгы очрашуны ачып, республикадагы агымдагы социаль-икътисади вәзгыятьтән канәгать икәнен белдерде. Күрсәткечләр комплексы буенча Татарстан Идел буе федераль округында халыкның түләү сәләте буенча беренче урынга чыккан. Күп елларга беренче тапкыр Татарстан хезмәт хакы күләме буенча беренче урынны алды, дип билгеләп үтте Минтимер Шәймиев.

Нефть тармагы проблемаларына күчеп, ТР Президенты федераль үзәкнең углеводород чималы запасын һәм нефть чыгаруны арттыру буенча чараларын уңай бәяләде. “Хәзер бөтенесе дә моны аңлады, ә без бу хакта 8 ел элек сөйли башлаган идек, - дип белдерде Минтимер Шәймиев. – Ә бит шундый тармак өчен күп акча таләп итүче вәзгыятьне кыска гына вакыт эчендә үзгәртеп булмый”. Шул ук вакытта Татарстан илдә нефть чыгару күләме кими барганда “кара алтын” табуны арттырып кына калмый, аның запасларын да үстерә, дип билгеләп үтте Президент. Ул хәзерге вакытта федераль дәрәҗәдә кече нефть компанияләренә ярдәм итүгә күп игътибар бирелүен дә әйтеп узды.

“Татнефть” ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәхаутдинов “нефть саммитында” катнашучыларга компаниянең агымдагы эшчәнлеге турында бәян итте. 2008 елның 6 ае эчендә “Татнефть” 13 миллион тонна нефть чыгарган, бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 0,7 процентка артыграк. Нефть компанияләре тарафыннан 16,27 миллион тонна чимал табылган – үсеш 1,4 процент.

374 мең метр скважина борауланган. Инвестицияләрнең гомуми күләме 26 миллиард сум тәшкил иткән. Республикадан читтә нефть табуны 1,6 тапкыр - 315 мең тоннага арттыру ниятләнә. Сирия һәм Ливиядә проектларны гамәлгә ашыру дәвам итә.

6 ай эчендә Түбән Камадагы нефть эшкәртү һәм нефть химиясе комплексы төзелешенә 11 миллаирд сум акча юнәлдерелгән. Ә төзелеш башланганннан бирле биредә 31 миллиард сум акча үзләштерелгән. Нефтьчеләрнең проблемалары хакында сөйләгәндә, Шәфәгать Тәхаутдинов тармакта салым салуны камилләштерү зарурлыгы турында әйтеп узды.

“Нефтеконсорциум” ЯАҖ генераль директоры Фәнис Вәлиев хәбәр иткәнчә, Татарстанның 34 кече нефть табу компаниясе беренче яртыеллыкта 3,2 миллион тонна нефть тапкан, бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 4,3 процентка артыграк. “Нефтеконсорциум” җитәкчесе узган елгы очрашуда нефтьчеләрнең ТР Президентына тармак ихтыяҗлары өчен җир бүлеп бирүдәге кыенлыклардан зарланганы хакында искәртеп узды. Кабул ителгән чаралар ярдәмендә хәзер әлеге вакыт 5 тапкыр кимегән. Бу юлы Ф.Вәлиев республика башлыгына нефтьчеләргә федераль дәрәҗәдә булышу үтенече белән мөрәҗәгать итте.

Узган елгы “нефть саммиты” барышында республика башлыгы ТР Куркынычсызлык советы каршында җир асты байлыкларыннан файдалану буенча фәнни-техник совет оештыру кирәклеге хакында белдергән иде. Бүген әлеге бурычның ничек үтәлүе хакында ТР Президенты каршындагы җир асты байлыклары, нефть һәм газдан файдалану буенча Дәүләт киңәшчесе Ирина Ларочкина чыгыш ясады. Аның сүзләренә караганда, узган елның декабрь аенда эшли башлаган фәнни-техник совет үз утырышларында тармак өчен әһәмиятле булган кайбер мәсьәләләрне тикшергән. Әйтик, сүз Татарстанның көнбатыш өлешендә нефть табу перспективалары, 2020 елга кадәр исәпләнгән ягулык-энергетика комплексын үстерү программасы, иярчен нефть газын файдалану, табигый битум ресурсларын үзләштерү, җир асты байлыкларыннан файдалану мәсьәләләре буенча законнарны камилләштерү хакында барган.

ϻТатнефтехиминвест-холдингҢ ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин киңәшмәдә катнашучыларга кече нефть компанияләре өчен нефть эшкәртү заводы проектын әзерләү барышы хакында бәян итте. Кечкенә диаметрлы скважиналар бораулау тәҗрибәсе белән “ТАТЕХ” ЯАҖ генераль директоры Ирек Хәйруллин таныштырды. ТР Президентының нефть-газ чыганакларын үзләштерү мәсьәләләре буенча консультанты Ренат Мөслимов үз чыгышында катламнарның нефть бирүен арттыру мәсьәләләрен күтәрде.

Очрашуга нәтиҗәләр ясап, Минтимер Шәймиев республика нефть тармагының көндәшлеккә сәләтле булу өчен нигезе – алдагы буыннар тәҗрибәсе, квалификацияле кадрлар, алдынгы фән бар, дип белдерде Аның фикеренчә, моңа яңа технологияләр һәм яңача фикерләүне дә өстәргә кирәк.

Очрашуда ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, кайбер министрлык, ведомство һәм республиканың муниципаль берәмлекләре башлыклары катнашты.


2008 елның 17 июле