Вакыйгалар хроникасы


Минтимер Шәймиев РФ спорт, туристлык һәм яшьләр сәясәте министры Виталий Мутко белән очрашты

19 июль көнне Казан Кремлендә ТР Президенты Минтимер Шәймиев РФ спорт, туристлык һәм яшьләр сәясәте министры Виталий Мутко белән очрашты. Республика башлыгының Виталий Мутко белән беренче рәсми очрашуы ике сәгать дәвам итте, шуннан соң анда катнашучылар журналистларның сорауларына җавап бирде.

“Безгә шундый дәрәҗәле кунаклар килү иң беренче чиратта Универсиада-2013кә әзерлек эшләренә бәйле проблемаларга карашның җитди булуы хакында сөйли, ләкин ул гына да түгел, - дип белдерде Татарстан башлыгы. - Бездә министрлык структураларына, яңа министр әзерли торган массакүләм спортны һәм югары казанышлар спортын үстерү планына бәйле башка агымдагы проблемалар да шактый. Без спортчылар әзерләүне тәэмин итү, спортны үстерү өчен ныклы заманча база алу хакында уйлыйбыз”.

“Спортның матди-техник базасын тәэмин итү белән бергә, тренерлар әзерләү, спорт өлкәсендәге медицинаны үстерүгә бәйле проблемалар да бар. Очрашуда катнашучыларның барысында да без бер үк эшне эшлибез дигән фикер туды һәм әгәр дә алга таба хәбәр итешеп эшләсәк, безнең хәл ителмәслек проблемалар булмаячак”, - дигән фикердә Минтимер Шәймиев.

“Россиядә гомумиләштерелгән спортны үстерү тәҗрибәсе булмауны истә тотып, Татарстан тәҗрибәсе безнең өчен бик әһәмиятле, - дип билгеләп үтте үз чиратында Виталий Мутко. – Безнең республика Президентына тагын бер тапкыр спортның матди базасын оештыру буенча зур эшләр башкарылганы өчен рәхмәт белдерәсебез килә. Бары узган елда гына да 135 объект сафка баскан”.

“Без республика җитәкчелегенә Казанның зур күләмле спорт вакыйгалары үткәрү үзәгенә әверелә барганы өчен бик рәхмәтле. Россия Чемпионатлары инде гадәти күренешкә әйләнде, әмма биредә хоккей буенча дөнья чемпиоанты да узды, көз көне студентлар арасында бокс буенча дөнья чемпионаты узачак. Бер сүз белән әйткәндә, республика югары дәрәҗәдә, - дип билгеләп үтте В.Мутко. – Алга таба, биредә Федераль максатчан программа аша спортны үстерү сәясәтен гамәлгә ашырып, Татарстандагы кайбер нигезле башлангычларны шундый ук югары дәрәҗәгә җиткерергә теләр идек”.

Очрашу барышында профессиональ спорт кадрларын әзерләү турында да фикер алышынды. “Кама физик культура университеты мөмкинлекләре хәзер үк югары казанышлар спорты үстерү дәрәҗәсенә туры килә, - дип хәбәр итте министр. – Безгә аның матди-техник базасын сизелерлек яхшырту һәм әлеге белем бирү учреждениесенең физик культура тармагына керткән өлешен арттыру мәсьәләләрен хәл итәргә кирәк”.

“Республика башлыгы әйткән тагын бер әһәмиятле мәсьәлә – балалар спортына инвестицияләр кертүне алга таба дәвам итү. Балалар спортын үстерүгә бөтенләй икенче күзлектән карарга кирәк булачак”, - дип ассызыклады Виталий Мутко.

Виталий Мутко сүзләренчә, очрашу барышында яшьләр сәясәте, туристлык проектлары мәсьәләләре дә тикшерелгән. “Без республиканың туристлык мөмкинлекләренә федераль үзәктән ярдәм күрсәтелүне теләр идек”, - дип белдерде министр.

В.Мутко журналистларга хәбәр иткәнчә, бүген һәм иртәгә алар Леонид Тягачев белән бергә кайбер Универсиада объектларында, шулай ук җиңел атлетика буенча Россия чемпионатында булып анда җыелма команда белән очрашачак.


2008 елның 21 июле




Шулай ук кара

Фоторепортажлар