Вакыйгалар хроникасы


Минтимер Шәймиев рәислегендә Бөек Җиңүнең 65 еллыгына әзерлек һәм аны билгеләп үтү буенча оештыру комитеты утырышы узды

22 июль көнне Кремльдә ТР Президенты рәислегендә Бөек Җиңүнең 65 еллыгына әзерлек һәм аны билгеләп үтү буенча оештыру комитеты утырышы узды.

Бөек Җиңү таңы бездән ерагая барган саен, Бөек Ватан сугышының тере шаһитлары сафы күз иярмәс тизлек белән сирәгәя. Җиңүнең 60 еллык юбилей елында гына республикада аларның саны 254 мең 100 булса, соңгы 3 елда шуларның 79 мең 834 ы бакый дөньяга күчкән. Хәзерге көндә республикада шул данлы елларның 174 мең 266 шаһиты яши. Шуларның 15 меңнән артыгы Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм инвалидлар. 143 мең 190 ы тыл хезмәтчәне, 16 меңнән артыгы сугышта һәлак булучыларның, үлгән сугыш инвалидларының тол хатыннары. Тагын ике елдан Бөек Җиңүнең 65 еллык юбилей тантаналары узачак. Ул бүген арабызда булган сугыш ветераннары өчен соңгы юбилей тантанасы булырга мөмкин. Иң яшь дигән ветеранга да бүген 82 яшь инде. Шуңа күрә республика, ил җитәкчелеге бу шанлы датага югары дәрәҗәдә әзерлекне һәм аны үткәрү буенча чаралар планын тормышка ашыра башлады. РФ һәм ТР Президентларының Җиңүнең 65 еллыгына әзерлек һәм аны үткәрү буенча Указлары дөнья күрде, ветераннар һәм аларга тиңләштерелгән гражданнарны торак, махсус автотранспорт белән тәэмин итүгә кагылышлы федераль законнар камилләштерелде.

Минтимер Шәймиев оештыру комитеты утырышында билгеләп узганча, бүген дәүләт һәм җәмәгатьчелекнең бурычы – арабызда яшәгән ветераннарның, үлгән ветераннарның якыннарының тормыш шартларын яхшырту өчен тагын да зуррак көч кую. “Үз вакытында күрсәтелмәгән ярдәм буенча ил күләмендә сугыш ветераннары алдында зур бурыч җыелды. Татарстан бу юнәлештә шактый эшләсә дә, барлык бурычлар да әле үтәлеп бетмәде. Безнең бурыч: шушы кыска вакыт эчендә аны үтәү”, – дип белдерде Президент. Ул, беренче чиратта хәл ителергә тиешле мәсьәләләр итеп, ил күләмендә актуаль булган төп ике юнәлешне – ветераннарны торак һәм махсус автотранспорт белән тәэмин итүне күрсәтте. Бүгенге утырышта гамәлдәге законнар нигезендә ветераннарны торак һәм автотранспорт белән тәэмин итү мәсьәләсе аерым тикшерелде. Моннан тыш, бу категорияне дарулар белән тәэмин итү, социаль ярдәм күрсәтү буенча да кимчелекләрне бетерәсе бар. Президент ассызыклап узганча, сугыш ветераннары арасында аноним рәвештә уздырылган сораштырулар шуны күрсәткән: аларның 3 проценты гына медицина ярдәме күрсәтү һәм дарулар белән тәэмин ителешне яхшы дип бәяләгән. Ә 70 проценттан артыгы канәгатьләнерлек дип җавап бирү белән чикләнгән. Югары дәрәҗәдә дигән бер генә җавап та алынмаган. Сораштыруларда катнашучыларның барысы да медицина ярдәме күрсәтүнең дәрәҗәсе әллә-ни үзгәрмәвен ассызыклаган. Президент фикеренчә, бу проблемаларны чишү республиканың кулыннан килә торган эш. “Социаль мәсьәләләрдән тыш, җәмәгатьчелеккә һәм дәүләткә тагын бер мөһим бурычны кичекмәстән чишү зарур”, – ди Президент. Ул – тиешле игътибар һәм ихтирам күрсәтү. “Кызганыч, моңа кадәр өлкән буын вәкиле иң мохтаҗ булган әйбер – игътибар җитеп бетмәде”, –дип белдерде ул.


2008 елның 22 июле