Вакыйгалар хроникасы


Минтимер Шәймиев Халыкара шахмат федерациясе (ФИДЕ) президенты, Калмыкия Республикасы башлыгы Кирсан Илюмжинов белән очрашты

23 июль көнне Казан Кремлендә ТР Президенты Минтимер Шәймиев Халыкара шахмат федерациясе (ФИДЕ) президенты, Калмыкия Республикасы башлыгы Кирсан Илюмжинов белән очрашты.

Очрашуда ФИДЕ президенты киңәшчесе Берик Болгабеев, ФИДЕның үсеш буенча директоры киңәшчесе Александр Чернов, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары – ТР Президентының территорияләр белән эшләү идарәсе башлыгы Булат Зиннуров, Казан мэры Илсур Метшин, ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры Марат Бариев, ТР Шахмат федерациясе президенты - РФ Саклык банкының “Татарстан банкы” бүлеге идарәчесе Геннадий Захаров катнашты.

Журналистлар белән булган әңгәмәсендә ТР Президенты очрашу барышында фикер алышынган мәсьәләләр хакында әйтеп узды. Минтимер Шәймиев Кирсан Илюмжиновның Халыкара шахмат федерациясе президенты вазифасында башкарган эшләренә шәхси бәя бирә алмады. “Ул табигате белән сәләтле кеше, аңа даһи кешеләр белән эшләргә туры килә, әмма, шуңа да карамастан, ул алар арасында үз кеше, алар белән уртак тел таба белә. Аеруча катлаулы булган шахмат дөньясында тәртип урнаштыра. Аның кулыннан күп нәрсә килә”, - дип билгеләп үтте Татарстан башлыгы.

ТР Президенты сүзләренә караганда, К.Илюмжиновның бүгенге сәфәре, беренче чиратта, республикада шахматны үстерүгә бәйле. “Без аның белән әлеге мәсьәлә хакында бер генә тапкыр фикер алышмадык, соңгы тапкыр бу Төркмәнстанда 2013 елгы Универсиада һәм ФИДЕның шахмат үзәкләрен бөтен дөньяда төзү хакында сөйләшү барышында булды, - диде М.Шәймиев. – Бүген без Казанда шундый үзәк сафка бастыру турында килештек. Биредә гаҗәеп Шахмат сарае төзеләчәк. FISUга 2013 елгы Универсиада программасына шахматны кертергә тәкъдим итәчәкбез. Безнең андый хокук бар”.

ТР Президенты билгеләп узганча, алар К.Илюмжинов белән бергә бөтен шәһәрне карап чыкканнар – булачак төзелеш өчен урын сайланган, чөнки “сарай безнең башкалада төп бина булырга тиеш”.

Кирсан Илюмжинов, үз чиратында, Калмыкия халкы, дөньяның 165 илен берләштерүче Бөтендөнья шахмат федерациясенең (ФИДЕ) президент советы исеменнән Татарстан кешеләрен, республика Президентын 2013 елгы Универсиаданы үткәрү хокукын яулау белән котлады. “2013 елда дөньяның иң матур шәһәрләренең берсендә узачак Универсиада Татарстан халкы соңгы елларда ирешкән зур күләмле казанышларны тагын бер кат күрсәтер дип уйлыйм”, - дип билгеләп үтте Халыкара шахмат федерациясе президенты.

К.Илюмжинов сүзләренә караганда, алар да әлеге бәйрәмгә үз өлешләрен кертергә тели. Узган ел ФИДЕ Генераль ассамблеясы делегатлары дөнья башкалаларында, ә бу 165 шәһәр дигән сүз, шахмат үзәкләре, сарайлары төзү хакында карар кабул иткән. Бу ФИДЕның күп миллиардлы инвестиция проекты. Проект Шахмат сарае, шахмат музее, шахмат мәктәпләре челтәре, шахмат китапханәсе, интернет-заллар, балаларны һәм ветераннарны өйрәтү буенча түләүсез залларны үз эченә ала. ФИДЕ шахмат сарайлары төзү проектын социаль проект буларак карый. Иң мөһиме – дөньяда шахматны үстерү һәм популярлаштыру, чөнки ФИДЕның төп шигаре – “Без бер гаилә!”.

“Мин Татарстан Президентына матур урыннар күрсәткәне һәм Шахмат сарае төзү мөмкинлекләрен тасвирлап бирүе өчен рәхмәтлемен. Без әлеге сарай шахмат фигурасы – король рәвешендә булыр дип килештек. Бездә сарайларны шахмат фигурасы итеп салу традициягә кергән. Казан Көнчыгыш һәм Көнбатыш, Ауропа һәм Азия мәдәниятләренең берлеге, ул Россия өчен генә түгел, ә Халыкара шахмат федерациясе проекты энҗесе булачак”, - дип зур планнары белән уртаклашты Халыкара шахмат федерациясе президенты.

К.Илюмжинов журналистларга король фигурасы рәвешендәге сарай проекты ясалган фоторәсемне күрсәтте. Өстә – шахмат планетариесе, биредә музей һәм китапханә урнашкан. “Без картина һәм шахматлар тапшырырга әзер. Биредә үзебезнең рейтингны күтәрергә мөмкин, - дип дәвам итте Халыкара шахмат федерациясе президенты. – Хәзер без бридж, го уены белән берләштек – Бөтендөнья интеллектуаль ассоциация оештырылды, аның рәистәше – Билл Гейтс. Бүген Бөтендөнья интеллектуаль уеннарын Пекиннан соң Казанда үткәрергә килештек”.

М.Шәймиев бүген Халыкара шахмат федерациясенең “шахмат” дәресен мәктәп программасына кертү идеясен хуплады.

Журналистларның Шахмат сараен төзүгә күпме вакыт кирәк булыр дигән соравына Кирсан Илюмжинов 1,5-2,5 ел (килешүгә кул куелу һәм җир бүлеп бирүдән башлап), дип белдерде. Ул 20-25 катлы булачак, мәйданына карап проектның бәясе 50 миллион евро һәм аннан да артыграк булырга мөмкин.

“Күп нәрсә үзебездән тора: без шәһәр үзәгендә Татарстанның уникальлеген ассызыклый торган бина төзергә телибез”, - дип билгеләп үтте ТР Президенты. “Бу Сарай бина гына түгел, ә үткәннән киләчәккә концепция дә булачак”, - дип белдерде К.Илюмжинов.






Шулай ук кара

Фоторепортажлар