Вакыйгалар хроникасы


ТР Президенты М. Шәймиев Кама Тамагының гипс руднигында булды

25 июль көнне Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Кама Тамагының гипс руднигында булды.

Эшлекле сәфәрдә аны ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Хөснуллин, ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының башкарма директоры Тәлгать Абдуллин, “Газпром трансгаз Казан” ҖЧҖ генераль директоры Рәфкать Кантюков һәм Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы Зөфәр Гарәфиев озатып йөрде.

Кама Тамагының гипс руднигы 1911 елда ачылган. Хәзерге вакытта аның шахтасы озынлыгы 500 чакрымнан артып китә, биредә елына 650 мең тоннадан артык гипс чыгарыла. Рудникның мөмкинлекләреннән файдаланып, елына 1 миллион тоннага кадәр гипс чыгарырга була. 1973 елда рудникта ваклый һәм сортларга аера торган комплекс төзелгән, ул гипс ташын 3 фракциягә ваклый.

ТР Президенты сүзләренчә, Кама Тамагы руднигында бик яхшы сыйфатлы гипс чыгарыла, аны төзелеш һәм медицинада кулланырга мөмкин. Биредә гипс запасы бик күп. “Әмма рудникта гипс эшкәртү технологиясен камилләштерергә кирәк”, - дип ассызыклады Минтимер Шәймиев. – Республикадан чималның күбесе читкә чыгарыла, ә эшкәртелгән продукция һәм чималның бәясе нык аерыла. Өстәмә кыйммәт Татарстанда калырга тиеш, дип уйлый республика башлыгы.

“Кама Тамагы гипс руднигы” ААҖ генераль директоры Альберт Әхмәтшин сүзләренчә, рудник тирәсендә гипс эшкәртә торган завод төзү планлаштырыла. Ул заманча җиһазлар белән тәэмин ителгән һәм якындагы 2 елда эшли башларга тиеш.