Вакыйгалар хроникасы


Минтимер Шәймиев РФ эчке эшләр министры Рәшит Нургалиев белән очрашты

29 июль көнне Кремльдә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев РФ эчке эшләр министры, армия генералы Рәшит Нургалиев белән очрашты. Очрашуда шулай ук РФ Эчке эшләр министрлыгының Кадрлар белән тәэмин итү департаменты җитәкчесе Владимир Кикоть белән Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү департаменты җитәкчесе Виктор Кирьянов катнашты.

Татарстанда хокук тәртибен саклау, республика Эчке эшләр министрлыгының эш нәтиҗәләре, юл хәрәкәте хәвефсезлеген тәэмин итү чаралары, 2013 елгы Казан Универсиадасын үткәрүдә илнең эчке эшләр министрлыгы белән хезмәттәшлек перспективалары – әңгәмә барышында күтәрелгән төп темалар әнә шулар булды.

Минтимер Шәймиев федераль министрлыкка Татарстан җирендә хокук тәртибен саклауда хезмәттәшлек өчен рәхмәт сүзләрен ирештерде. Аның сүзләренә караганда, Татарстандагы бүлекчәнең шәхси составы алга куелган бурычларны намус белән башкара. Ә бу икътисад структурасы буенча да, милли составы буенча да катлаулы саналган республика өчен гаять мөһим. “Аларга шушы факторларны исәпкә алып, һөнәри әзерлеген исбатларга туры килә. Республикада көчле яңгыраш, тайпылышлар тудырырлык хәлләргә юл куелмый. Соңгы вакытта икътисади җинаятьләргә каршы көрәшкә зур игътибар бирелә”, – дип белдерде Татарстан башлыгы.

Ил күләмендә транспорт, аерым алганда җиңел автомобильләр саны артканда, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү мәсьәләсе аеруча актуальләште. Президент ассызыклаганча, транспорт саны шулкадәр зур тизлектә үсә ки, юллар төзеп тә өлгертеп булмый. Бу шартларда ул юл развязкалары, юл аша чыгу урыннары төзелешенең мөһимлеген искәртте. Аның сүзләренчә, Татарстанда бу эш актив бара. “Мондый развязкалар һәм юл аша чыгу урыннары төзелеше бигрәк тә 2013 елгы Универсиадага зур санда спортчылар киләчәген күздә тотканда актуальләшә”, – ди ул. Бу масштаблы халыкара чараны үткәрүдә хокук саклау органнарына да зур нагрузка йөкләнә. Бүгенге очрашуда Универсиаданы үткәрүдә илнең эчке эшләр министрлыгы белән хезмәттәшлек перспективалары да күтәрелде.

Татарстан башлыгы үз чыгышында, республика Эчке эшләр министрлыгының ярты еллыктагы эш йомгакларын да искәртеп узды. “Саннар канәгатьләнерлек булса да, минем моңа үз карашым. Илдә, шул исәптән Татарстанда да, җинаятьләр күп санда кылына. Юл фаҗигаләре дә шактый. Бу проблемаларны хәл итү өчен зур эшләр башкарырга кирәк әле”,– ди Минтимер Шәймиев. Аның фикеренчә, моның өчен хокук саклау органнарын бар яклап ныгытуны, квалификациясен үстерүне, матди-техник базаны ныгытуны, социаль яклау мәсьәләләрен хәл итәргә кирәк. Татарстанда аларның торак шартларын яхшырту шушы юнәлештәге эш. Аның сүзләренә караганда, мондый оештыру эшләре башка юнәлешләрдә дә дәвам итә. Президент белдергәнчә, республика эчке эшләр органнары халык белән ачык эшли. Шуның бер юлы махсус тапшырулар әзерләү. Халыкта да алар эшчәнлегенә аңлау бар. Социологик сораштырулар халыкның милиция органнары эшчәнлегенә хәерхаклы булуын раслаган.

РФ эчке эшләр министры, үз чиратында, Татарстанга сәфәрнең берничә мөһим бурычны хәл итү өчен әзерләнүен җиткерде. Аның беренчесе – юлларда иминлекне тәэмин итү. Рәшит Нургалиев фикеренчә, Идел буе федераль округына кергән төбәкләр җитәкчеләренең юл хәрәкәте иминлегенә багышланган округ киңәшмәсенең биредә уздырылуы республикадагы тәҗрибәне өйрәнү өчен кирәк. “Татарстанда юл хәрәкәтендә катнашучыларның иминлеген тәэмин итү буенча тиешле шартлар тудырылган. Биредә округ төбәкләренә бу өлкәдә ирешелгәннәрне күрсәтерлек, тәҗрибә уртаклашырлык һәм өлге итеп алырлык әйберләр бик күп”, – ди ул. Федераль министрлык кадрлар әзерләү, укыту процессына үзгәрешләр кертү белән мәшгуль. Идел буе һәм Төньяк-Көнбатыш округ төбәкләре вәкилләре Казан юридик институтының хокук саклау белгечләрен укытуда кулланылучы яңа формаларын өйрәнәчәк. Федераль министр бүген Татарстандагы коллегалары белән агымдагы елның беренче яртысындагы эш йомгакларына багышлап уздырасы киңшмәдә ил масштабындагы приоритетлар билгеләнәчәк, дип белдерде. Ул эшкә, кешеләргә карата мөнәсәбәттә хокук саклау органнарының хезмәткә карашын үзгәртү белән бәйле.


2008 елның 29 июле