Вакыйгалар хроникасы


Минтимер Шәймиев Түбән Кама районында һәм Алабуга шәһәрендә эш сәфәрендә

30 июль көнне Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Кама Аланында “Олимпия” боз сараен ачу тантанасында катнашты.

Боз сараен ачу тантанасына кадәр республика башлыгы бистәдә яшәүчеләр белән очрашты, алар белән озак итеп сөйләште һәм аларның проблемалары белән кызыксынды. Кама Аланы халкын эш булмау, торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре кыйммәт булу, социаль ипотека мәсьәләләре аеруча борчый икән.

“Кама Аланы яңадан торгызыла. Яңа боз сарае сафка басу бистәнең үсүен тагын бер кат раслый. Иң төп мәсьәлә – биредә яшәүчеләрне эш белән тәэмин итү. Яңа эш урыннары акрынлап пәйда булачак”, - дип ышандырды ТР Президенты бистәдә яшәүчеләрне ачылыш тантанасында.

Республика башлыгы Түбән Камада нефть эшкәртү заводы төзелеше башлану хакында ассызыклап үтте. Бу - күп эшче куллар таләп итүче зур күләмле проект. Кама Аланы белән Түбән Кама арасында пассажирлар элемтәсе тагын да артачак. Чистай фабрикасы белән 100 эш урынына килешү төзелгән һәм андый реаль тәкъдимнәр алга таба да булачак.

“Әгәр Кама Аланында 140 гаилә социаль ипотека программасында катнаша икән, аларның документларын бер пакетка берләштерергә һәм бистәдә яшь гаиләләр һәм бюджет өлкәсендә эшләүчеләр өчен социаль ипотека буенча йорт төзергә кирәк”, - дип саный ТР Президенты.

Боз сараен ачу тантанасында ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры Марат Бариев, “Түбән Кама муниципаль районы” башлыгы Айдар Метшин, “Кама Аланы” муниципаль берәмлеге башлыгы Игорь Привалов, атаклы совет хоккейчысы, хоккей буенча ике тапкыр Олимпия чемпионы һәм күп тапкыр дөнья һәм Ауропа чемпионы Александр Якушев катнашты.

Кама аланында боз сараен төзү турындагы карар “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясе җитәкчелеге тарафыннан “Тиз төзелә торган физкультура-сәламәтләндерү корылмаларын сафка бастыру” социаль проекты кысаларында кабул ителгән. Бу - Кама Аланы тарихында ясалма бозлы беренче спорт бинасы. 2007 елның 1 июлендә боз сарае нигезенә беренче таш салынган булган.

“Кама аланында боз сарае ачылу - спорт бәйрәме генә түгел. Боз сарае – ул бистәнең яңарыш символы. Биредә мондый сарайлар калкып чыга икән, Кама Аланының киләчәге бар дигән сүз”, - дип ассызыклап үтте үзенең сәламләү сүзендә Минтимер Шәймиев.

Аның сүзләренә караганда, бистәдә проблемалар бар, аеруча эш белән тәэмин итү буенча, Татарстан җитәкчелеге әлеге проблемаларны киметү өчен кулдан килгәннең барын да эшләячәк. Бу бигрәк тә хатын-кызларны һәм вахта методы белән эшли алмаучы кешеләрне эшле итүгә кагыла. Кама Аланы бик матур, экологик яктан чиста урында урнашкан. Шуңа күрә бистә кешеләренә шатланып яшәр өчен шартлар тудырырга кирәк. Моның өчен мөмкин булганның бары да эшләнәчәк һәм кирәкле карарлар кабул ителәчәк.

Республика башлыгы билгеләп үткәнчә, Кама Аланында булган кыенлыкларга карамастан, яшь буынга лаеклы белем алу һәм спорт белән шөгыльләнү өчен заманча шартлар булдырылган. Бистәнең спорт мәктәпләрендә шөгыльләнүчеләр республика һәм Россиякүләм ярышларда бик еш җиңү яулый. “Шулай дәвам итегез! Сезне яңа боз сарае белән котлыйм!”, - диде Минтимер Шәймиев.

“Татарстанда спортка, аерым алганда, хоккейга зур игътибар бирелә. Мин шәһәр тибындагы бистәдә заманча боз сарае ачылуда беренче тапкыр катнашам. Бу могҗиза!”, - дип билгеләп үтте ачу тантанасында легендар хоккейчы Александр Якушев. Ул әлеге боз сараенда хоккей белән шөгыльләнәчәк малайларны һәм фигуралы шуу серләренә төшенәчәк кызларны котлады.

“Олимпия”нең символик ачкычы Кама Аланының яшүсмерләр һәм кызлар хоккей командаларының капитаннарына тапшырылды. Яшь хоккейчылар республика һәм “Бердәм Россия” партиясе җитәкчелегенә яңа боз сарае өчен рәхмәт белдерде һәм бозда җиңүләр яуларга вәгъдә итте.


2008 елның 30 июле