Вакыйгалар хроникасы


ТР Президенты закон имзалады

6 октябрьдә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев "Татарстан Республикасының авария-коткару хезмәтләре һәм авария-коткару формированиеләре турында"гы Татарстан Республикасы Законының 8 маддәсенә үзгәрешләр кертү турында"гы ТР Законына кул куйды.

Закон белән Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары һәм Татарстан Республикасы җирле үзидарә органнары оештырган авария-коткару хезмәтләре һәм авария-коткару формированиеләре тарафыннан объектларга һәм территорияләргә хезмәт күрсәтү буенча килешүләрне үтәгәннән алынган акчалар, РФнең салымнар һәм җыемнар турындагы законда күздә тотылган салымнар һәм җыемнарны түләгәннән соң, Татарстан Республикасы бюджет системасының тиешле бюджет кереме итеп исәпләп язылырга тиешлеге аныклана.

Закон тексты рәсми рәвештә гаммәви мәгълүмат чараларында басылачак, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.


2008 елның 6 октябре