Вакыйгалар хроникасы


Татарстан Республикасы Президенты ТР Законын имзалады

6 октябрьдә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев "Татарстан Республикасында җирле үзидарә органнарына гражданлык хәле актларын дәүләт теркәве вазифасын бирү турында" гы Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү турында"гы ТР Законына кул куйды. Аның белән федераль законнар җыелмасы таләпләре нигезендә, дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарының гражданлык хәле актларын дәүләт теркәве өлкәсендәге хокуклары һәм вазифаларына ачыклык кертелә.

Закон тексты гаммәви мәгълүмат чараларында рәсми рәвештә бастырылачак, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

 


2008 елның 6 октябре