Вакыйгалар хроникасы


Минтимер Шәймиев "Уңыш-2008" тантанасында катнашты

9 октябрьдә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев "Баскет-холл" сараенда "Уңыш-2008" тантанасында катнашты.
Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне якынлашу уңаеннан оештырылган бәйрәмне шулай ук Президентның тормыш иптәше Сәкинә ханым, Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры урынбасары - мәдәният министры Зилә Вәлиева, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов тамаша кылды. Тантанада муниципаль берәмлек башлыклары, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, агросәнәгать комплексы хезмәтчәннәре һәм башкалар катнашты.

Бәйрәм авыл тормышын чагылдырган сәхнәләштерелгән җырлы-биюле күренешләр белән ачылды. Сәхнәдә чишмә суының сихәтенә, йокысыз төннәр үткәреп, икмәк үстерүчеләргә дан җырлауга багышланган чыгышлар куелды. Җилфердәп утырган алтын башаклы биек игеннәрне биргән Җир-анага мәдхия җырланды. Аннан соң быел рекордлы уңыш җыелуын исбатлап, сәхнәгә зур түгәрәк хуш исле икмәкләр тоткан кызлар агылды. Мул уңышны кулларына алган кызларны сәламләп, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә Минтимер Шәймиев мөрәҗәгать итте.

Илбашы агымдагы елның республика өчен хезмәт һәм икътисади казанышларга юмарт булуын билгеләп узды. Татарстанның тулаем төбәк продукты 1 триллион сумга якынлаша. 2008 елның 8 ае эчендә беренче тапкыр авыл хуҗалыгы җитештерү күрсәткечләренең үсеш тизлеге 7,6 процентны тәшкил итеп, сәнәгать күрсәткечләре үсеше темпыннан югарырак булган (7,5 процент).

Минтимер Шәймиевнең тәбрикләү чыгышыннан соң, тантана аграр тармак үсешенә аеруча зур өлеш керткән җиңүче районнарны, агросәнәгать комплексы предприятиеләрен, авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләрен, эре инвесторларны бүләкләү белән дәвам итте.


2008 елның 9 октябре




Шулай ук кара