Вакыйгалар хроникасы


РФ беренче вице-премьеры Игорь Шувалов Казанның спорт объектлары белән танышты

11 октябрьдә РФ Хөкүмәтенең беренче вице-премьеры Игорь Шувалов Казанның спорт объектлары белән танышты. Бу сәфәрдә Шуваловны һәм икътисади үсеш министры Эльвира Нәбиуллинаны Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин озатып йөрде.

Сәфәрдә беренче объект "Ак Барс" хоккей клубы базасы булды. Биредә РФнең беренче вице-премьеры клубның спорт инфраструктурасын, шул исәптән яшь хоккейчылар өчен балалар интернатын карады. Игорь Шувалов игътибарын 100дән артык снаряд булган тренажер залы җәлеп итте. И.Шувалов билгеләп үткәнчә, базадагы барлык тренажерлар иң югары дәрәҗәдә. Кайбер снарядлар беренче вице-премьер өчен яңалык булды, ул аларны бик теләп үзе үк сынап карады. Минтимер Шәймиев тә бер тренажерны сынады. Залдан киткәндә, Игорь Шувалов хоккей клубында тәрбияләнүче малайларга ныклап шөгыльләнергә киңәш итте, чөнки биредә алар өчен гаҗәеп шартлар тудырылган.

Игорь Шуваловның игътибарын "Ак Барс" заманча базасының Казан архитекторлары проекты буенча Татарстан төзүчеләре тарафыннан нибары 15 ай эчендә төзелүе дә җәлеп итте. Бу Татарстанның спорт корылмаларын торгызу буенча зур мөмкинлекләре булуын дәлилли.

Җиңел атлетика манежында беренче вице-премьер җиңел атлетика буенча олимпия резервы мәктәбендә тәрбияләнүчеләр белән аралашты һәм алар белән истәлеккә фотога төште.

Үзәк стадионда Игорь Шувалов трибуналардан Кремльгә ачылган күренештән зур тәэсир алды. "Биредә сезнең 2 собор һәм мәчет, шулай ук цирк һәм "Пирамида" күренеп тора", -дип уртаклашты ул тәэсирләрен Татарстан башлыгы Минтимер Шәймиев белән. Республика Президенты, үз чиратында, Казанга футбол стадионы төзергә һәм шуңа махсуслашырга кирәклеген билгеләп үтте. "Тамашачылар кырга бик якын утырса, алар күңелендә оныта алмаслык тәэсирләр кала", - дип ассызыклады М.Шәймиев.

Спорт объектларын карагач, Игорь Шуваловка Казанда 2013 елгы Универсиаданы үткәрү проекты тәкъдир ителде.


2008 елның 11 октябре