Вакыйгалар хроникасы


Минтимер Шәймиев "Алтын мөнбәр" кино фестивалендә катнашучыларга сәламләү хатын юллады

16 октябрьдә кичен Казанда "Пирамида" комплексында әхлакый кыйммәтләрне саклауга юнәлтелгән IV "Алтын мөнбәр" Казан халыкара мөселман киносы фестивале ачылды. Тантаналы ачылышта ТР Премьер-министры урынбасары - Мәдәният министры Зилә Вәлиева, Россия мөфтиләре Советы рәисе, фестивальнең президенты, мөфти Равил Гайнетдин, СССРның Халык артисты, күренекле режиссер Эльдар Рязанов, Казан мэры Илсур Метшин, артистлар һәм режиссерлар катнашты.

Мөселман киносын сөючеләрне сәламләп, Зилә Вәлиева Казанның кинофестиваль мәркәзенә әйләнә баруын билгеләп үтте һәм кунакларга ТР Президенты Минтимер Шәймиевнең сәламен җиткерде.

"Безнең саллы кинофорумыбыз елдан-ел күбрәк таныла бара. Дөнья кинематографчыларының Татарстанда башкаласында очрашулары матур гадәткә әйләнде. Ә Казан мөселман киносы фестивале Россиядә уза торган кинофестивальләре арасында лаеклы урын алып тора. Моңа нисбәтле рәвештә Казанны Көнчыгыш Каннысы итәргә омтылыш акрынлап тормышка аша бара", - дип башланып китә сәләмләү хаты.

"Шунысы сөенечле: быелгы "Алтын мөнбәр" фестивале Россия кино җитештерүенә 100 ел тулган чорда уза. Ул һәрвакытта да гуманлылык идеясен алга сөрде. Безнең фестиваль "Мәдәниятләр диалогы аша - диалог мәдәниятына" девизы белән, тынычлыкны саклау һәм бер-берең белән килешеп яшәү кебек игелекле традицияләрне дәвам итә. Шул ук вакытта ул хәзерге заманның көнүзәк проблемалары турында фикер алышу мәйданчыгы булып кала. Фестивальнең игелекле максатларының Исламны, мөселман традицияләрен дөрес аңлауга юнәлдерелүе, һичшиксез, төрле диннәр һәм милләтләрнең килешеп көн күрүенә, бер-береңнең диненә хөрмәт белән карарга ярдәм итәчәк", - дип белдерә Илбашы.

Минтимер Шәймиев сәламләвендә "Алтын мөнбәр" фестиваленең анда катнашучылар һәм тамашачылар өчен чын бәйрәмгә әверелүенә, дөнья кинематографы хәзинәсенә сизелерлек өлеш кертүенә, дөньяга хәзерге заман киносының яңа талантларын ачуына ышаныч белдерде. Фестивальдә катнашучыларга һәм оештыручыларга яңа иҗат уңышлары, ә тамашачыларга якты тәэсирләр һәм онытылмаслык ачышлар теләде.


2008 елның 17 октябре