Вакыйгалар хроникасы


2009 ел Татарстан Республикасында Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елы дип игълан ителде

20 октябрьдә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев "Татарстан Республикасында Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елын үткәрү турында" гы Указга кул куйды.

Халыкның сәламәтлеген ныгыту, спортның массакүләм төрләрен популярлаштыру, сәламәт яшәү рәвешен һәм физкультураны пропагандалау, яшьләр арасында асоциаль күренешләрне кисәтү, халыкның төрле катламнарын даими спорт белән шөгыльләнергә чакыру, спорт корылмаларын һәркем йөри алырлык итү максатыннан 2009 ел Татарстан Республикасында Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елы дип игълан ителде.

Татарстан Республикасында Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елына әзерләнү һәм үткәрү вазифалары Хәйрия эшчәнлеге буенча Республика советына йөкләнелә.

Указ гаммәви мәгълүмат чараларында басылып чыккач үз көченә керәчәк.

Искә төшереп үтәбез, элек Россия Президенты Дмитрий Медведев Россиядә 2009 елда Яшьләр елы үткәрү турындагы указга кул куйган иде.


2008 елның 22 октябре