Вакыйгалар хроникасы


М.Шәймиев милли мәктәпләр проблемалары белән бәйле һәр очракны аерым-аерым карарга чакырды

22 октябрьдә өченче чакырылыш ТР Дәүләт Советының 41нче утырышында депутат Ринат Закиров татар милли мәктәпләренең материаль хәле, аерым алганда, аларның җимерелеп бара торган биналарда урнашуын билгеләп үтте.
Ул мисалга республиканың Буа районын китерде. Аның сүзләренә караганда, бу төбәктә яңа төзелгән биналарның моңа кадәр татар мәктәпләренә бирелгәне булмаган.

Сессия утырышында катнашкан ТР Президенты Минтимер Шәймиев бу нисбәттән үз фикерен белдерде. Илбашы мондый хәлнең булмаска тиешлеген белдереп, бу өлкәдәге проблемаларны анализларга чакырды. "Әгәр проблема кайдадыр хәл ителми икән, һәрбер очракны аерым-аерым карарга кирәк. Безнең моны, уртага салып, карап, хәл итәргә мөмкинлегебез бар", - диде Президент.


2008 елның 22 октябре