Вакыйгалар хроникасы


Минтимер Шәймиев Леонид Толчинский белән очрашты

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бүген Казан Кремлендә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына 25 ел тулу уңаеннан аның генераль директоры Леонид Толчинский белән очрашты.

Минтимер Шәймиев “Татар-информ” җитәкчесен бу истәлекле дата белән котлады һәм уңышлы эшләре өчен рәхмәт белдерде. “Сез республика тормышыннан иң әһәмиятле, иң кызыклы вакыйгаларны киң катлау укучыларга бик тиз җиткерәсез, ә бу, сезнең һәр көнне үз хезмәтегез белән безнең зур тарихны язуыгызны аңлата”,- дип ассызыклады ул.

Леонид Толчинский агентлыкның 1990 елның 6 июнендә КПССның Татарстан өлкә комитеты бюросы карары белән оешуын искә төшерде. Документны өлкә комитетының беренче секретаре Минтимер Шәймиев имзалаган иде.

“Татар-информ” генераль директоры Минтимер Шәймиевкә агентлыкның 25 еллыгы уңаеннан булдырылган “Татар-информ” логотипы белән “Мәгълүмати журналистика өчен” медален тапшырды. “1нче номерлы медальне, яңа мәгълүмати журналистиканы башлап җибәргән кеше буларак, без Сезгә тапшырырга булдык”, - дип билгеләде Леонид Толчинский.

ТР Президенты матбугат хезмәте