Вакыйгалар хроникасы


М.Шәймиев: "Экологик куркынычсызлык тәэмин итү дәүләт өчен глобаль мәсьәлә булып тора"

23 октябрьдә РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгының табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәте җитәкчесе Владимир Кириллов Казанга килде. Татарстанга визиты барышында бүген ул Казан Кремлен, андагы Кол Шәриф мәчетен, Татарстанның табигать тарихы музеен һәм Благовещение соборын карап йөрү планлаштырылган иде.
Аннары Казан Кремлендә ТР Президенты Минтимер Шәймиевнең Владимир Кириллов белән рәсми очрашуында федераль хакимият органнары ягыннан РФ Дәүләт Думасының табигатьтән файдалану һәм экология буенча комитеты әгъзасы Фатих Сибагатуллин, ТР буенча табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт идарәсе җитәкчесе Фәрит Хәйретдинов, табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең оештыру-аналитика идарәсе җитәкчесе Михаил Куржиямский һәм Татарстан хакимияте органнарыннан ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Борис Павлов, ТР Президентының икътисади мәсьәләләр буенча дәүләт киңәшчесе Евгений Гришин, ТР экология һәм табигать ресурслары министры вазифаларын башкаручы Марат Мәһдиев катнашты.

Сөйләшүне фәлсәфи рухта башлап, ТР Президенты кешелек дөньясының, гомумән алганда, Табигать-Анага ваемсыз карашта яшәвен, килеп чыгышын оныта баруын искәртте. Табигать соңгы чиккә читкәнче чыдый, шушы чиккә җиткермәс өчен дәүләтләр табигатьне саклау юнәлешендә махсус чаралар күрә. Хәзерге заман шартларында экологлар, табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча төзелгән органнар, хезмәтләрнең эше үтә катлаулы. Шушы хезмәтләргә бер йодрыкка тупланып эшләү нәтиҗәлерәк булыр иде, дигән фикерләрен җиткерде ул. "Экологик куркынычсызлык тәэмин итү дәүләт өчен глобаль мәсьәлә булып тора. Әйләнә-тирә мохитнең чисталыгы кеше тормышы өчен бик әһәмиятле", - дип басым ясап әйтте Татарстан җитәкчесе. Аннары сөйләшү ябык ишекләр артында барды.

Бирегә килү максатыбыз нефть суырту һәм эшкәртү буенча эшләгән зур предприятиеләрдә, гомумән, нефть химиясенә бәйле проблемаларны барлап, нефть һәм аның продуктларын кудыра торган торбаларның, нефть эшкәртү барышында башка җайланмаларның нинди хәлдә булуын тикшерү-күзәтү; рекреацион чаралар ничек үткәрелүен белешү һәм проблемаларны нәтиҗәле хәл итү юлларын эзләү; "Түбән Кама" паркын үз күзләребез белән күрү, дип белдерде Владимир Кириллов журналистларның сорауларына җавап биреп. Аның сүзләренчә, әле генә тәмамланган эчтәлекле сөйләшү барышында күренгәнчә, Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев хәзерге вазгыятьне яхшы белә, дәүләт һәм бизнесның җәмгыять алдындагы җаваплылыгын яхшы аңлый.

"Экологик куркынычсызлык мәсьәләләре Татарстан Хөкүмәте өчен иң мөһимнәренең берсе булып тора, - дип искәртте Борис Павлов. - Федераль хезмәтләрдәге үзебезнең коллегаларыбыз белән хезмәттәшлектә эшлибез, шулай да, кайбер мәсьәләләрне бергәләп тикшереп, проблемаларны нәтиҗәлерәк хәл итү юлларын эзләргә телибез. Табигатьне саклау эшчәнлеге буенча каралган документларда, бөтен нечкәлекләрне дә исәпкә алып, мәсьәләләрне төгәлрәк карау сорала. Табигатьне саклау, экологик куркынычсызлык мәсьәләләрен федераль бюджет катнашында хәл итәргә кирәк", - дип басым ясап әйтте ТР Премьер-министрының беренче урынбасары. Аның сүзләренчә, Идел елгасы бассейнына нисбәтле булган зур шәһәрләрдә явым-төшемнәрдән җыела торган суны чистартуда федераль максатчан программа булдыру күпкә отышлырак булыр иде.

Президент резиденциясендәге очрашудан соң делегация "Казаноргсинтез" ААҖ, Нурлат районында нефть суырта торган "ТНК Развитие" һәм "Зүзәйнефть" ачык акционерлык җәмгыятьләрендә булып, каты көнкүреш калдыклары полигонын карап, эш барышы белән танышачаклар. Иртәгә исә "Татнефть" ААҖдә аның генераль директоры Шәфәгать Тәхәүтдинов белән очрашу күздә тотыла. Татарстанга булган әлеге визит кысаларында "Түбән Кама нефть химиясе", "ТАНЕКО", "ТАИФ-НК" ачык акционерлык җәмгыятьләренең сәнәгать һәм табигатьне саклау объектлары белән танышу планлаштырылган.

Искәртеп үтәбез: РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгының табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәте (Росприроднадзор) табигать байлыкларын чыгаруга, хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы объектларын кертү һәм чыгаруга лицензия бирү, дәүләт экология экспертизасы оештыру һәм үткәрү белән шөгыльләнә. Әлеге федераль хезмәт шулай ук хайваннар дөньясы объектларына, континент шельфына, аерым икътисади зоналарга, РФ эчке диңгез суына һәм территориаль диңгезгә мониторинг үткәрә; тагын "Кызыл китап" төзүдә һәм федераль әһәмияттәге аерым сакланыла торган табигать территорияләре кадастрын алып баруда җаваплы.


2008 елның 23 октябре