Вакыйгалар хроникасы


Җиддәдә Россия-ислам форумы башлана

27 октябрь көнне кич Согуд Гарәбстаны Корольлеге башкаласы Җиддә шәһәрендә "Россия - Ислам дөньясы" Стратегик күзаллау төркеменең 4нче утырышын ачу тантанасы була. Форумда Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев катнашыр, дип көтелә.

"Россия - Ислам дөньясы" Стратегик күзаллау төркеме 2006 елда безнең ил белән ислам дәүләтләре арасында тормыш эшчәнлегенең барлык өлкәләрендә дә хезмәттәшлекне үстерү өчен киңәшләшү органы буларак оештырылган. Төркемнең рәистәшләре - РФ Сәүдә-сәнәгать палатасы җитәкчесе Евгений Примаков һәм Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев.

Төркемне оештыруның максаты - Россия һәм башка мөселман илләренең элеккеге премьер-министрлары, тышкы эшләр министрлары, илчеләре дәрәҗәсендә конфиденциаль консультацияләр үткәрү өчен даими "мәйдан" булдыру. Утырыш материалларында билгеләп үтелгәнчә, мондый консультация органы барлыкка килү факты "Россия хакимият элитасының РФ тышкы сәясәтенең өстенлекле юнәлешләренең берсе сыйфатында "ислам дөньясын" аерып чыгару белән кызыксынуын күрсәтә".

Төркем беренче утырышын 2006 елның мартында 15тән артык ил вәкилләре катнашында Мәскәүдә үткәрде.
Икенче утырыш шул ук елның августында Татарстан башкаласында булган иде. Казандагы утырыш нәтиҗәләре буенча, аерым алганда, ислам принциплары һәм кыйммәтләре турында дөньякүләм җәмәгатьчелекне мәгълүматлаштыруның мөһимлеген ассызыклаучы һәм белем бирү учреждениеләре программасына диннәр тарихы курсын кертергә тәкъдим итүче декларация кабул ителгән иде.

Өченче утырыш 2007 елның февралендә Истанбулда үтте. Анда башкарма комитет булдыру һәм махсус фондны гамәлгә кую мәсьәләсен хәл итү турында карар кабул ителде.

"Россия - Ислам дөньясы" 3 көн дәвам итәчәк. Утырыш дүрт сессиядән торачак.


2008 елның 27 октябре