Вакыйгалар хроникасы


Владимир Путин Су спорт төрләре буенча XVI дөнья чемпионатын ачык дип игълан итте

Бүген Казанда «Татнефть Арена» боз сараенда Су спорт төрләре буенча XVI дөнья чемпионаты ачылу тантанасы узды. Чарада Россия Президенты Владимир Путин һәм Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов катнаштылар. Алар янында FINA президенты Хулио Маглионе, РФ Президентының ИФО вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Милли олимпия комитетлары ассоциациясе президенты шәех Әхмәд Әл-Фәхәд Әл Сабах, РФ Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин, Россия Олимпия комитеты генераль секретаре Анастасия Давыдова һәм спорт федерацияләре башлыклары бар иде. 

Тантана тамашасы «Пилигрим» дип атала. Сценарий авторлары - Игорь Крутой һәм Алексей Сеченов. Ике сәгатьлек спектакль тормышлары суга бәйле булган кешеләр тарихын сөйли. Башта кешенең барлыкка килүе турындагы сцена: моңа дүрт табигать көче ярдәм итте – су, һава, ут һәм җир.

Шуннан катнашучы илләр парады башланды. 191 флаг чыгардылар.

Тантаналы рәвештә тәкъдим итүдән соң, микрофон алдына Россия Президенты Владимир Путин чыкты.

«Кадерле дуслар! Россия Су спорт төрләре буенча XVI дөнья чемпионаты кунакларын, спорт яратучыларны сәламли, - диде ул. – Илебез беренче мәртәбә мондый турнирны кабул итә, без аны иң югары дәрәҗәдә үткәрү максатын куйдык. Чемпионатны әзерләүдә катнашучыларга,  FINA белгечләре белән якын элемтәдә булып ярышларны әзерләү белән шөгфыльләнүчеләргә рәхмәт әйтәсем килә».

Дәүләт башлыгы Татарстан Республикасы җитәкчелегенең өлешен аерым ассызыклады. Биредә спортка аеруча игътибар итәләр, массакүләм спортка һәм югары казанышлар спортына ярдәм итәләр, дип белдерде ул.

«Бергәләп дөнья беренчелеге өчен көрәш уңышлы үтсен өчен барысы да эшләнде. Ышанам ки, спортчылар осталыкларын максималь рәвештә күрсәтер, ә тамашачылар зур бәйрәмдә катнашачаклар. Без Россиягә килгәннәрнең барысы да безнең халыкның ачык күңелен һәм кунакчыллыгын сизерләр һәм югары бәяләрләр, аның гореф-гадәтләре, мәдәнияте белән танышырлар, үзләренә якын һәм ышанычлы дуслар табырлар дип өметләнәбез, - дип әйтте Владимир Путин. – Бүген биредә күренекле һәм көчле ихтыярлы атлетлар җыелган, алар спортның ни икәнен һәм аның югары идеалларын аңлый. Медальләр иң көчлеләргә эләксен, ләкин мин ышанам, чемпионат мөхите, көрәш дәрте мәңгегә һәрберебез хәтерендә калачак. Спортчыларга яңа шәхси рекордларга казанырга, ә тамашачыларга якты һәм онытылмас тәэсирләр алырга телим. Барыгызга да, кадерле дуслар, дәртлелек, сәламәтлек һәм иң яхшы теләкләр телим».

Шуннан тантанада катнашучыларга сәламләү сүзе белән FINA президенты Хулио Маглионе чыгыш ясады. Ул Россия һәм Татарстанга Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатын бик әйбәт әзерләүләре өчен рәхмәт әйтте, шулай ук оештыру комитетына ярдәмнәре чемпионатта катнашучыларга уңайлы шарталр булыдрулары өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.

FINA президенты спортчыларга уңышлар һәм җиңүләр теләде. «Ышанам ки, Казанда FINAның яңа күренекле бите язылачак», - дип ассызыклады ул.  

Аннан Владимир Путин Су спорт төрләре буенча XVI дөнья чемпионатын ачык дип игълан итте. FINA гимны яңгырады һәм аренага Халыкара йөзү федерациясенең флагын чыгардылар.

Тантана тәмамлангач, “Казан Арена” янында бәйрәм салюты булды. 



ТР Президенты Матбугат хезмәте