Вакыйгалар хроникасы


Минтимер Шәймиев В.Путинның иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә гражданнар белән очрашты

1 декабрь көнне ТР Президенты, “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Югары советы рәистәше Минтимер Шәймиев партия рәисе Владимир Путинның Казандагы иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә гражданнар белән очрашты.

Иҗтимагый кабул итү бүлмәсе А.Н.Туполев исемендәге Казан дәүләт техник университеты бинасында быелның 3 сентябрендә ачылган иде. Иҗтимагый кабул итү бүлмәсе эшли башлаганнан алып анда гражданнардан 1000нән артык мөрәҗәгать килде.


2008 елның 1 декабре