Вакыйгалар хроникасы


Минтимер Шәймиев ТДГПУның киңәйтелгән Гыйльми совет утырышында катнашты

2 декабрь Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетының киңәйтелгән Гыйльми совет утырышында катнашты.

Көн тәртибенә "2015 нче елга кадәр ТДГПУның үсеш стратегияләре турында"гы мәсьәлә куелган иде. Утырышта ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР Мәгариф һәм фән министры Наил Вәлиев, ТР югары уку йортлары ректорлары советы рәисе - Казан дәүләт университеты ректоры Мәгъзүм Сәлахов, ТДГПУның Попечительлек советы рәисе - Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Наил Мәһдиев, ТР ФА академигы, ТДГПУ Аксакаллар шурасы рәисе Мирфатыйх Зәкиев, ТР Президент Аппараты, Министрлар Кабинетының җаваплы хезмәткәрләре, галимнәр, мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре һәм башкалар катнашты.

Көн кадагына куелган мәсьәләне тикшерүгә кереп китәр алдыннан, актлар залы сәхнәсендә Казан шәһәре Вахитов районының 12 нче балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр югары белем, кластер системасына багышланган шигырьләр сөйләде. РФ Президенты стипендиясенә, ТР Хөкүмәте, Казан мэры бүләкләренә лаек булган стипендиатлар, бөтенроссия һәм халыкара конкурс лауреатлары нәниләргә кластер системасына әзерлекне "5 билгесенә узганнары өчен сертификатлар тапшырды.

"2015 нче елга кадәр ТДГПУның үсеш стратегияләре турында"гы проектның төп нигезләмәләре белән ТДГПУ ректоры Рәдиф Җамалетдинов таныштырды. "Стратегия бурычларын хәл итү зарурлыгы, 2008-2015 елларда ТДГПУ үсешендә өч төп өстенлекне аерып чыгарырга мөмкинлек бирә: шул исәптән, университетны, өзлексез гуманитар-педагогик белем бирү системасында база ресурс-координацияләү үзәге ролендә раслау; мәгариф, фән һәм мәдәният өлкәсендә университетның милли-мәдәни миссиясен гамәлгә ашыру; университетны дөньяви мәгариф-фәнни һәм мәдәни киңлеккә кушу", - дип бәян итте ректор.

Утырышта министр Наил Вәлиев, ТДГПУның Попечительлек советы рәисе Наил Мәһдиев һәм башкалар чыгыш ясады.
Минтимер Шәймиев ТДГПУ ның үсеш стратегиясенә карата үз фикерләрен белдереп, киңәш-тәкъдимнәрен җиткерде. "Иң мөһиме, ТДГПУ яхшы укытучылар әзерләргә һәм аны тәмамлаган студентларның үз белгечлеге буенча һөнәр сайлавына ирешергә тиеш. Безгә белемле укытучылар кирәк. Әйе, бу катлаулы мәсьәлә, ләкин аннан качарга ярамый. Үсеш стратегиясе проектын гамәлгә ашыру өчен нәрсә комачаулый дигән сорауга һәрвакыт җавап әзер булырга тиеш. Хөкүмәтне, республика җитәкчелеген дә эшкә җигегез, бүген проблемалар турында сөйләшергә җыелдык бит", - дип белдерде Президент.


2008 елның 2 декабре