Вакыйгалар хроникасы


С.Шматко: "Татарстанның энергия саклаучы технологияләр кертүдә уникаль тәҗрибәсе бар"

2 декабрьдә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә Россия Федерациясе энергетика министры Сергей Шматко белән очрашты.

Казан Кремлендә узган очрашуда РФ Энергетика министрлыгының Дәүләт энергетика сәясәте департаменты директоры Сергей Михайлов, "РусГидро" ААҖнең идарә рәисе вазифаларын башкаручы Василий Зубкин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, ТР Президенты каршындагы икътисади мәсьәләләр буенча дәүләт киңәшчесе Евгений Гришин, ТР Президентының Дәүләт-хокукый идарәсе башлыгы Рәисә Сәхәева, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Александр Когогин катнашты.
Үзенең кереш сүзендә ТР Президенты Сергей Шматкога Казанда ачылган "Энергетика. Ресурсларны саклау-2008" X халыкара күргәзмәдә һәм "Энергия нәтиҗәлелеге һәм энергия саклау" IX халыкара симпозиумда катнашканы өчен рәхмәт белдерде.

"Энергия ресурсларын яңа технологияләр ярдәмендә янга калдырырга кирәклекне күптәннән аңлыйбыз. Бу максатларда "Татэнерго" каршында махсус үзәк тә төзелде. Әлеге өлкәдә күп кенә эшләнде, дөнья тәҗрибәсе өйрәнелде, - дип белдерде Минтимер Шәймиев. - Икътисадның күп тармакларында энергия саклау мөһим, энергия саклау турында уйламыйча көндәшлеккә сәләтле булу хакында сөйләү - тәҗрибәсезлек".

Шунысын да билгеләп узарга кирәк, Татарстанда 2000 елда 2001-2006 елларга исәпләнгән энергия-ресурс нәтиҗәлелеге максатчан республика программасы расланган иде. Ул республиканың социаль-икътисади стратегиясенең бер өлешенә һәм энергетика сәясәте өлкәсендә өстенлекле юнәлешкә әверелде. Аны гамәлгә ашыру тулаем төбәк продуктта тотылган энергия күләмен 28 процентка киметергә мөмкинлек бирде, 4 миллион тонна шартлы ягулык янга калды, бу 6,7 миллиард сум икътисади нәтиҗәлелек китерде.

Очрашу барышында озак файдаланылучы чыганакларда нефть табу технологияләрен камилләштерү, "Алабуга" махсус икътисади зонасы һәм Түбән Камадагы яңа нефть эшкәртү комплексы ихтыяҗлары өчен зур егәрлекле өстәмә ярдәмче станция төзү проекты, шулай ук Казанда 2013 елда узачак Универсиаданы энергия белән тәэмин итү мәсьәләләре турында да фикер алышынды.

"Мин Татарстанда энергия нәтиҗәлелеге мәсьәләләренең шулай уңышлы хәл ителүенә гаҗәпләндем. РФ Энергетика министрлыгында энергия нәтиҗәлелеге буенча җитди федераль программа эшлибез һәм безгә әлеге өлкәдәге проектларын гамәлгә ашыру тәҗрибәсе белән танышырга кирәк иде", - дип белдерде журналистларга очрашу тәмамлангач Сергей Шматко. Аның сүзләренчә, республикада энергия саклаучы технологияләр үзләштерүнең уникаль гамәли тәҗрибәсе тупланган, әлеге тәҗрибә Россия Федерациясе территориясендә энергияне саклау программасын үзләштерүдә һичшиксез исәпкә алыначак.






Шулай ук кара