Вакыйгалар хроникасы


Минтимер Шәймиев Алексий IIнең үлеме уңаеннан кайгы уртаклашты

ТР Президенты Минтимер Шәймиев Рус православие чиркәвенә Мәскәү һәм бөтен Русия Патриархы Алексий IIнең үлеме уңаеннан кайгы уртаклашу телеграммасы җибәрде.

“Без заманыбызның күренекле кешесен югалттык, аның Россиянең рухи яңарышы формалашуына керткән өлеше бәяләп бетергесез. Ил өчен авыр чорларда Рус православие чиркәвенә җитәкчелек иткән Алексий II үзенең мөһим миссиясен – җәмгыятьтә әхлакый һәм рухи карашлар булдыруны намус белән үтәде. Ул каһарманлыкның чын үрнәге, чын рухи ата һәм пастырь, дин әһелләре арасында зур дәрәҗәгә ия шәхес иде. Патриархның зур тырышлыгы белән бүген Рус православие чиркәве гражданлык җәмгыятенең аерылгысыз өлешенә әйләнде, ул ил һәм гомумән, дөнья алдында торган глобаль проблемаларны хәл итүдә актив катнаша.

Россия җәмгыятендә динара һәм милләтара мөнәсәбәтләрне актив гармонияләштерүче Мәскәү һәм бөтен Русия Патриархы Алексий IIнең якты истәлеге күңелләребездә мәңге сакланыр, диелә Татарстан Республикасы Президентының телеграммасында.


2008 елның 5 декабре