Вакыйгалар хроникасы


Татарстан Президенты Чүпрәле районында

10 декабрьдә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Чүпрәле муниципаль районына булды.

Эшлекле сәфәр вакытында республика башлыгы Иске Чүпрәледә 1 нче санлы мәктәпнең яңа бинасын карады, Үзәк район хастаханәсенең бала тудыру, хирургия һәм балаларны дәвалау бүлекләрен капиталь төзекләндерүдән соң ачу тантанасында катнашты.

Аннан соң Татарстан Президенты – "Бердәм Россия" сәяси партиясенең рәистәше Минтимер Шәймиев "Бердәм Россия" партиясенең РФ Дәүләт Думасындагы, ТР Дәүләт Советындагы, Апас, Буа, Югары Ослан, Чүпрәле, Кайбыч, Кама Тамагы, Тәтеш муниципаль районнары Советларындагы фракцияләре депутатларының берләштерелгән җыелышында катнашты.

Җыелыш район Мәдәният йортының капиталь төзекләндерүдән соң ачылган бинасында узды.


2008 елның 10 декабре