Вакыйгалар хроникасы


Татарстан Президенты Федераль мәҗбүри медицина иминиятләштерү фонды рәисе белән очрашты

11 декабрьдә иртән "Казан" халыкара аэропортында Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиевнең Федераль мәҗбүри медицина иминиятләштерү фонды рәисе Андрей Юрин белән очрашуы булды.

Татарстан Республикасы Президенты белән очрашуда шулай ук Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгының Мәгълүматлаштыру департаменты директоры Олег Симаков, Федераль мәҗбүри медицина иминиятләштерү фондының Финанс идарәсе башлыгы Юрий Нечипоренко, Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов, Татарстан Республикасы Финанс министры Радик Гайзатуллин, Татарстан Республикасы Мәҗбүри медицина иминиятләштерү фонды башкарма директоры Исмәгыйль Низамов катнашты.

Татарстанга эш белән килүе барышында Андрей Юрин республиканың берничә медицина учреждениесе, аерым алганда, югары технологик медицина ярдәме күрсәтү өчен белгечләр әзерләү буенча укыту-методик үзәге һәм төбәкара клиник-диагностик үзәк эше белән танышачак.

Федераль мәҗбүри медицина иминиятләштерү фонды башлыгы белән очрашу тәмамланганнан соң Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Идел буе федераль округында Россия Федерациясе Президентының вәкаләтле вәкиле каршындагы Совет утырышларында катнашу өчен Пенза шәһәренә китте.


2008 елның 11 декабре