Вакыйгалар хроникасы


Татарстан Президенты Идел буе федераль округында Россия Федерациясе Президентының вәкаләтле вәкиле каршындагы Совет утырышларында катнаша

11 декабрьдә Пенза шәһәрендә Пенза өлкәсе Хөкүмәте йортында Идел буе федераль округында Россия Федерациясе Президентының вәкаләтле вәкиле каршындагы Советның һәм Россия Федерациясе Куркынычсызлык советы аппаратының берләштерелгән утырышы уза. Киңәшмәдә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев катнаша.

Көннең икенче яртысында Идел буе федераль округында Россия Федерациясе Президентының вәкаләтле вәкиле каршындагы Советның "Идел буе федераль округының социаль-икътисадый потенциалы нигезе буларак транспорт инфраструктурасын үстерү" мәсьәләсе буенча утырышы була, аның эшендә шулай ук Татарстан Республикасы Президенты катнашачак.


2008 елның 11 декабре