Вакыйгалар хроникасы


Казан Кремлендә Татарстан Президенты "Ростехнология" генераль директоры белән очрашты

17 декабрь көнне Казан Кремлендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев "Ростехнология" генераль директоры Сергей Чемезов белән очрашты.

Татарстан ягыннан очрашуда ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов, ТР Президенты каршындагы икътисади мәсьәләләр буенча дәүләт киңәшчесе Евгений Гришин, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Александр Когогин, "ТУ-324 самолетын төзү белән идарә итү төркеме" Дәүләт учреждениесе директоры Нәзир Киреев катнашты.

Очрашуда республиканың "Ростехнология" корпорациясенә керүче предприятиеләренә ярдәм чаралары тикшерелде. "Төп максат - хезмәт хакларын кыскарту һәм тоткарлауга юл куймыйча, кризистан мөмкин кадәр азрак югалтулар белән чыгу", - дип ассызыклады Минтимер Шәймиев.

ТР Президенты сүзләренә караганда, оборона предприятиеләренә ярдәм турында күрсәтмәне РФ Премьер-министры Владимир Путин бирде. Хәзерге вакытта Россия Хөкүмәте дәүләт ярдәме күрсәтеләчәк предприятиеләр исемлеген билгели. "Татарстан оборона предприятиеләрен дә бу исемлеккә кертүдә ярдәм күрсәтүегезне сорыйбыз", - дип билгеләп үтте ул.
Искәртеп, 15 декабрь көнне Владимир Путин белдергәнчә, беренче чиратта ярдәмне эре стратегик һәм шәһәр бюджетын формалаштыручы предприятиеләре алачак. Дәүләт компанияләрнең салым бурычларын реструктуризацияләячәк һәм аларга кредит салымнарын алу мөмкинлеге бирәчәк.


2008 елның 17 декабре