Вакыйгалар хроникасы


Минтимер Шәймиев ТР Дәүләт Советы утырышында катнашты

Бүген бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының унынчы утырышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты.

Көн тәртибенең төп мәсьәләсе Татарстан Премьер-министры һәм вице-премьерлары кандидатураларын раслау, шулай ук республиканың яңа Министрлар Кабинеты составын формалаштыру булды. Татарстан Республикасы Конституциясенең 75 статьясы нигезендә Дәүләт Советы республика Президенты тәкъдим иткән Татарстан Премьер-министры һәм вице-премьерлары кандидатураларын раслый, республика башлыгының министрлыкларны һәм дәүләт комитетларын төзү һәм бетерү турындагы тәкъдимнәрен килештерә.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Илдар Халиков кандидатурасын республика Премьер-министры вазыйфасына тәкъдим итте. Дәүләт Советы бу кандидатураны раслады.

Рөстәм Миңнеханов вице-премьерлар составын саклап калырга тәкъдим итте. Татарстан Республикасы Президенты кушуы буенча республика Премьер-министры Илдар Халиков вице-премьерлар кандидатураларын тәкъдим итте, алар депутатлар тарафыннан килештерелде.

Шулай итеп, Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары яңадан – Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле – Равиль Әхмәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Васил Шәйхразыев, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты Җитәкчесе Шамиль Гафаров булды.

Барлык министрлар да үз урыннарында калды диярлек. «Бернәрсә дә үзгәрмәде, Хөкүмәтнең төп составы сакланып калды, - диде Рөстәм Миңнеханов, - алда безне зур эш көтә. Башкарма хакимият һәрвакыт республика парламенты белән тыгыз хезмәттәшлектә булды. Менә шунда инде безнең уңышның сере».


ТР Президенты Матбугат хезмәте.