Вакыйгалар хроникасы


Владимир Путин: “Автомобиль сәнәгатендәге вәзгыятьне игътибар белән күзәтәчәкбез”

19 декабрь көнне Чаллыда Россия Хөкүмәте җитәкчесе Владимир Путин үткәргән киңәшмәдә кризис шартларында Россиядә автомобиль төзелеше тармагына ярдәм итү чаралары турында фикер алыштылар. Киңәшмәдә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, шулай ук илнең эре автомобиль предприятиеләре җитәкчеләре дә катнашты.

РФ Хөкүмәте җитәкчесе сүзләренчә, хәзерге вакытта кризис бөтен дөнья автомобиль сәнәгатенә кагылды. Бөекбританиядә автомобильләр чыгару - 37 процентка, Испаниядә 49 процентка кимегән. Россиядә автомобильләр чыгару - 7, ә йөк машиналары һәм автобуслар чыгару 50 процентка түбәнәйгән. Автомобильләргә ихтыяҗ кинәт кимү сәбәпле, конвейерлар туктатыла. “РФ Хөкүмәте бу тискәре тенденцияне йомшарту өчен чаралар күрәчәк”, - дип белдерде Премьер-министр.

“Россиянең автомобиль сәнәгате өлкәсендә 1,5 миллион кеше хезмәт куя һәм без, барыннан да элек, алар турында уйларга тиеш”, - дип ассызыклады Владимир Путин. Россия автосәнәгатенә ярдәм итү чараларының берсе – РФ территориясендә җитештерелә торган автомобильләрне дәүләти сатып алу күләмен арттыру. Башта бу максатка 10 миллиард сум юнәлдерү планлаштырыла, әмма Хөкүмәт җитәкчесе бу сумманы 22 миллиардка кадәр арттырырга карар итте.

Владимир Путин лизинг компанияләренә ярдәм күрсәтергә вәгъдә итте. “Алар бик катлаулы хәлдә калды, - дип белдерде Премьер-министр. – Без бу тармакка 3 елга кадәр кредит буларак, рефинанслау ставкасыннан югары булмаган ставка буенча 43 миллиард сум юнәлдерәчәкбез.” 2009 елның беренче яртысында ук лизинг компанияләренә 7 миллиард сум күләмендә кредит биреләчәк.

Дәүләт автосәнәгать тармагын финанслау өчен кредитлар буенча 70 миллиард сум дәүләт гарантияләре тәкъдим итәргә әзер. “Без залог өлешенең бәясе төшүен һәм предприятиеләрнең мөстәкыйль рәвештә залог тәэмин итә алмаячакларын аңлыйбыз”, - диде В.Путин. Кредитлар буенча ставканы Хөкүмәт кенә түгел, ә илдәге икътисади вәзгыять нәтиҗәсендә, Үзәк банк та кабул итәчәк.

Дәүләт ихтыяҗ булсын өчен, гражданнарның автокредитлар буенча ставкаларын 2/3 ставка күләмендә субсидия белән кайтарачак. Премьер-министр шулай ук Россиядә җитештерелгән автомобильләрне Ерак Көнчыгышка тимер юл буенча бушлай кайтару турында карар итте. Бу Ауропа өлешендә һәм Приморьеда Россия автомобильләренә булган бәя аермасын юк итәргә һәм чит ил машиналарын кертү пошлиналарының күтәрелүе белән бәйле киеренкелекне бетерергә мөмкинлек бирәчәк. “Россия тимер юллары чыгымнары дәүләт бюджетыннан компенсацияләнәчәк”, - дип белдерде В.Путин.

Владимир Путин 60 миллиард сумга кадәр акча җәлеп итү өчен, Россиянең автокомпанияләренә 5 елга кадәр әйләнештә булырлык дәүләти гарантияле шәхси облигацияләр чыгарырга тәкъдим итте. Бу вакытта Үзәк банк банкларга бу облигацияләрне рефинанслаячак.


2008 елның 19 декабре