Вакыйгалар хроникасы


ТР Президенты берничә законга кул куйды

20 декабрьдә ТР Президенты Минтимер Шәймиев "Татарстан Республикасының 2009 елга һәм 2010-2011 елларның план чорына бюджеты турында", "Татарстан Республикасы Мәҗбүри медицина иминияте фондының 2009 елга һәм 2010-2011 елларның план чорына бюджеты турында", "Яңадан оешкан "Әлмәт муниципаль районы" муниципаль берәмлегенең һәм "Әлмәт муниципаль районы" муниципаль берәмлеге территориясендә җирле әһәмияткә ия мәсьәләләрне хәл итү буенча вәкаләтләрне башкаручы органнарның җирле үзидарә органнары милек йөкләмәләре буенча Тапшыру (бүлү) актларын раслау турында" һәм "Яңадан оешкан "Алабуга муниципаль районы" муниципаль берәмлегенең һәм "Алабуга муниципаль районы" муниципаль берәмлеге территориясендә җирле әһәмияткә ия мәсьәләләрне хәл итү буенча вәкаләтләрне башкаручы органнарның җирле үзидарә органнары милек йөкләмәләре буенча Тапшыру (бүлү) актларын раслау турында"гы ТР законнарын имзалады.

Беренче закон белән 2009 елга һәм 2010-2011 елларның план чорына дефицитсыз бюджет раслана.
Икенче закон белән Татарстан Республикасы Мәҗбүри медицина иминияте фондының 2009 елга һәм 2010-2011 елларның план чорына бюджеты раслана.

Өченче һәм дүртенче законнар белән Әлмәт һәм Алабуга муниципаль районнары җирле үзидарә органнарының, аларга Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәре, Алабуга районы һәм Алабуга шәһәре хакимиятләре тарафыннан хокукый нигездә тапшырылучы, милек йөкләмәләрен билгеләргә мөмкинлек бирә торган тапшыру (бүлү) актлары раслана.
Закон текстлары рәсми төстә гаммәви мәгълүмат чараларында басылып чыгачак, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.


2008 елның 20 декабре