Вакыйгалар хроникасы


Минтимер Шәймиев Халыкара олимпия комитеты ордены белән бүләкләнде


Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев исеменә Халыкара олимпия комитеты президенты Жак Роггедан хат килде. Анда утырышы Лозанна шәһәрендә узган Халыкара олимпия комитетының Олимпия ордены Советының Минтимер Шәймиевны Олимпия хәрәкәте үсешенә зур өлеш керткәне өчен орден белән бүләкләү турында карар кабул итүе хакында хәбәр ителә.

1974 елда гамәлгә куелган Халыкара олимпия комитеты ордены Олимпия хәрәкәте алдындагы аерым казанышлар өчен тапшырыла.

Олимпия ордены белән бүләкләнүчеләр арасында Борис Ельцин, Юрий Лужков, Владимир Путин, Николай Озеров, Анатолий Собчак, Вячеслав Фетисов, Лев Яшин, Людмила Турищева, Ирина Роднина һәм башка танылган шәхесләр бар.

Олимпия ордены белән шулай ук Иоанн Павел II, Нельсон Мандела, Индира Ганди, Мауно Койвисто һәм башкалар бүләкләнде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.


2008 елның 25 декабре