Вакыйгалар хроникасы


Минтимер Шәймиев: "Капиталь ремонт программасын финанслау күләмен киметмәячәкбез"

 Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев республиканың 2009 елда күпфатирлы торак йортларны капиталь төзекләндерү программасын 48 процентка финанслауны тәэмин итәргә әзер булуын раслады.

Бу хакта ТР башлыгы бүген республика Министрлар Кабинетында узган торакны файдалануга тапшыру һәм 185нче санлы Федераль законны гамәлгә ашыру буенча киңәйтелгән киңәшмәдә хәбәр итте. Киңәшмәдә шулай ук "Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга теләктәшлек күрсәтү фонды" дәүләт корпорациясе генераль директоры Константин Цицин һәм республика Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов катнашты.

2008 елда башкарылган эшләр турында доклад белән ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Хөснуллин чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, башта Татарстанның 2008 елга биргән заявкалары 2046 йортны үз эченә алган, әмма узып баручы елда төзәтмәләр керткәннән соң гомуми мәйданы 7,8 миллион квадрат метр тәшкил иткән 2066 йорт ремонтланган. "Иң мөһиме, 404 мең кеше үзләренең торак шартларын яхшыртты - бу республика халкының 11 проценты дигән сүз", - дип ассызыклады министр.

Татарстан Президенты 2008 елгы программаның үтәлеше хакында хисапны фондка тәкъдим итүгә бәйле вәзгыять белән кызыксынды. "Финанаслауның гыйнвар аенда башлануын телисез икән, отчетлар белән 2009 елга күчмәгез. Бу - принципиаль мәсьәлә", - дип ассызыклады М.Шәймиев.

Киләсе елга куелган бурычлар турында сөйләгәндә, М.Шәймиев компекслы ремонт үткәрү кирәклегенә игътибар юнәлтте. "Капиталь ремонтны шундый итеп үткәрергә кирәк, без ким дигәндә 10 ел дәвамында бу йортларга кире әйләнеп кайтмаслык булсын. Ремонт эшләре төгәлләнмәгән йортлар торак-коммуналь хуҗалык үсешендә киртә булып тора", - диде Татарстан Президенты.

Минтимер Шәймиев шулай ук капиталь ремонт буенча эшләрнең сыйфатын тәэмин итү кирәклегенә игътибар юнәлтте. "Бездә намуссыз подрядчылар булмаска тиеш, - дип ассызыклады Татарстан башлыгы. - Без кемнең ничек сулавы һәм кемнең ничек яшәве хакында яхшы беләбез. Ә хәзер кризиска бәйле рәвештә программада катнашырга теләүче тагын бик күп кешеләр барлыкка килергә мөмкин".

"Бездә капиталь ремонтны үтәү өчен бернинди каршылык та юк. Әйе, акчага бәйле мәсьәлә бер дә җиңелләрдән түгел. Әмма бу өстенлекле программа, һәм без аны үтәргә тиеш", - диде Татарстан Премьер-министры.
"Татарстан узган елда фондтан иң зур күләмдә финанс ярдәме алды. 1,9 миллиард сум - РФ субъектлары арасында иң зур сумма, - диде Торак-коммуналь хуҗалыгын реформалаштыруга теләктәшлек күрсәтү фонды генераль директоры Константин Цицин. - Әмма акчалар апрель аенда ук алынса да, эшләр июньдә генә башланды".

Фондның генераль директоры капиталь ремонт программасына фатирларда яшәүчеләрнең үзләренең җитәрлек дәрәҗәдә кушылмавына игътибар юнәлтте. "Бу - безнең эшләп җиткермәвебез нәтиҗәсе, фатирларда яшәүчеләргә моның нигә кирәк булуын аңлата алмадык", - дип ассызыклады К.Цицын.


Минтимер Шәймиев үз чыгышында фондны булдыру турындагы карарның Дәүләт Советының Казан Кремлендә узган утырышында Владимир Путин тарафыннан кабул ителүен искәртте. "Әлеге карар безгә ярты гасыр дәвамында хәл итә алмаган проблемаларны чишәргә мөмкинлек бирде", - дип белдерде Татарстан башлыгы.

"Узган ел гражданнарның капиталь ремонтка карата дәгъвалары, безнең исә подряд оешмалары белән проблемалар килеп туган иде. Әмма даими рәвештә үткәрелгән эш безгә тәҗрибә тупларга ярдәм итте. Без бу бурычны хәл иттек, һәм хәзер, беркайчан булмаганча, без алга барырга әзер", - диде республика Президенты.

Татарстан Президенты Константин Цицынга рәхмәт белдерде. Минтимер Шәймиев шулай ук 2008 елда программаны гамәлгә ашыру белән шөгыльләнгән барлык кешегә рәхмәт әйтте һәм алдагы эшләрендә уңышлар теләде.


2008 елның 26 декабре