Вакыйгалар хроникасы


Минтимер Шәймиев Клим Лаврентьев белән очрашты

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бүген Казан Кремлендә РФ кинематографистлар берлеге рәисенең беренче урынбасары, кинорежиссер, РФ халык артисты Клим Лаврентьев белән очрашты, ул Казанга РФ кинематографистлар берлегенең ТР төбәк бүлеге отчет-сайлау конференциясендә катнашу өчен килде.

Клим Лаврентьев Татарстанның Беренче Президентына күп еллар дәвамында Татарстанда кино сәнгатенә ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерде.

Минтимер Шәймиев кунакка дөньяда таныла баручы Казан халыкара мөселман киносы фестивален булдыру тарихы турында сөйләде.

Очрашу барышында республикада һәм илдә кинематографияне үстерү мәсьәләләре, Россия киносы елы итеп игълан ителгән 2016 елга ТР Мәдәният министрлыгының мәдәният оешмалары белән бергә эшләгән чаралар планнары турынды фикер алыштылар.

Очрашуда ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, ТР кинематографистлар берлеге рәисе Илдар Матуров, Россиянең Мактаулы кинематографисты, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, кинодраматург Эдуард Гущин катнашты.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте