Вакыйгалар хроникасы


Минтимер Шәймиев: “Безнең арабызда шундый кешенең яшәгән булуы белән без горурланабыз”

Бүген Казанда Татарстанның танылган хәйриячесе, 80нче яшендә мәрхүм булган Әсгать ага Галимҗанов белән хушлаштылар. Бу хушлашу чарасы 4 гыйнварда Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Мәдәният үзәгендә узды.

Әсгать Галимҗановны соңгы юлга озатырга Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин, Республика Хөкүмәте әгъзалары, ТР Президенты Аппараты, ТР Дәүләт Советы, Казан шәһәре Думасы вәкилләре, иҗтимагый оешмалар, мәгариф һәм социаль өлкә учреждениеләре вәкилләре килгән иде.

Хушлашу чарасын ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова алып барды. Митингны ачып, ул мәрхүмнең туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашты: “Әсгать Галимҗан улы искиткеч кеше иде. Бөтен гомере буе ул үзенә берни дә сорамыйча кешеләргә ярдәм итте”, - дип белдерде Эльмира Зарипова. Ул легендар хәйрияче Галимҗан ага биографиясенең төп фактларын искә төшерде.

Әсгать Галимҗан улы Галимҗанов 1936 елның 2 мартында ТАССРның Апас районы Болын Балыкчы авылында туган. Ә.Г.Галимҗанов сигезьеллык белем алуы турында аттестат алгач, колхозда эшли башлаган. Аннары 4 ел армиядә хезмәт иткән, шуннан Казанга килгән һәм колхоз базарында олаучы булып урнашкан. Казанда эшләп, үзенең абзарында терлек асраган, барлык эшләгән акчасын хәйриячелеккә сарыф иткән.

Әсгать Галимҗановның  изге эшләрен Татарстаннан читтә дә беләләр. Ул даими рәвештә Башкортстан, Чувашстан, Иваново өлкәсе, Украина балалар йортларына ярдәм иткән. Шулай ук Чернобыль афәте, Армениядә җир тетрәү, Грузиядә кар ташкыны, “Курск” су асты көймәсе бату, Көньяк Осетиядә хәрби чуалышлар кебек фаҗигаләрне кичергән кешеләргә ярдәм иткән. Ул туган авылында кипкән күлне үз акчасына торгызган, балалар бакчасы төзегән, укучыларга автобус алган, мәчет төзелешендә ярдәм иткән. Хәзер аның мохтаҗларга, картларга, ятимнәргә, бәлагә тарган кешеләргә күпме ярдәм күрсәткәнен төгәл санау мөмкин түгел.

Әсгать Галимҗановка изге эшләре өчен Казан үзәгендә Хәйрияче һәйкәле куелды. “Мин изгелек кылыр өчен яшим”, - дип әйтә иде ул...

Әсгать Галимҗанов ятим балаларга ярдәм фондының Мактаулы әгъзасы, Л.Толстойның "Балаларны яклау эшенә керткән өлеш өчен" алтын медаль иясе. Ә.Галимҗановның актив хәйрия эшчәнлеге югары дәүләт бүләкләре арасында Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, Андрей Первозванныйның «За Веру и Верность» халыкара премиясе бар.

Минтимер Шәймиев матәм митингында чыгыш ясап, Әсгать Галимҗановны, үзенең гомерен яхшылык эшләүгә багышлаган изге кеше, дип атады.

“Әсгать Галимҗановның тормыш юлы – ул бер кеше үзенең хезмәте белән булдырган,күңеле кушканча эшләгән искиткеч байлык, искиткеч мирас”,- дип билгеләде Минтимер Шәймиев.

“Безнең арабызда шундый кешенең яшәгән булуы белән без горурланабыз”, - диде ТР Дәүләт Киңәшчесе.

Әсгать Галимҗановны Казанның Яңа татар зиратында җирләделәр.

 


“Татар-информ” МА