Вакыйгалар хроникасы


Минтимер Шәймиев һәм Сергей Данкверт Татарстан ветеринар һәм фитосанитар күзәтчелек идарәсенең бурычлары хакында фикер алыштылар

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Ветеринар һәм фитосанитар күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе Сергей Данкверт белән очрашты.

Сергей Данкверт иртән Ветеринар һәм фитосанитар күзәтчелек буенча федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе һәм ТР Дәүләт ветеринария хезмәтенең уртак коллегия утырышында булды.

Минтимер Шәймиев һәм Сергей Данкверт Татарстан ветеринар һәм фитосанитар күзәтчелек идарәсенең актуаль бурычлары хакында фикер алыштылар.

Очрашуда ТР Премьер-министры урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Ветеринар һәм фитосанитар күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Нурислам Хәбипов катнашты. 

 


ТР Президенты матбугат хезмәте