Вакыйгалар хроникасы


ТР Президенты Яшел Үзән районына эш сәфәре кылды

3 февраль көнне ТР Президенты Минтимер Шәймиев эш сәфәре барышында Яшел Үзән музыка мәктәбенең яңа бинасы белән танышты.

Татарстан башлыгын ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Александр Гусев, ТР Премьер-министры урынбасары - мәдәният министры Зилә Вәлиева, Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Геннадий Емельянов озатып йөрде. Мәктәптә ТР Президентын Россия Композиторлар берлеге рәисе Владислав Казенин һәм Татарстан Композиторлар берлеге рәисе Рәшит Кәлимуллин каршы алды.

Минтимер Шәймиев музыка мәктәбенең яңа бинасы белән танышты. Кабинетларның берсендә Татарстан башлыгы кыллы ансамбль репетициясендә булды. ТР Президенты яшь музыкантларның осталыгына шаккатты. "Бу - искиткеч. Әлеге балаларның барысы да музыкант булмаячак, әлбәттә, әмма алар кирәк булганда скрипка алып сыздырып уйнап җибәрәчәк", - дип ассызыклады ул.

Татарстан Президенты яшь музыкантларга уңышлар теләде һәм Актлар залына үтте, анда кунаклар өчен концерт оештырылган иде. Владислав Казенин кунакларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте. "Бүген биредә зур бәйрәм. Хәзерге кыен чорда менә дигән яңа музыка мәктәбе төзи алуыгызга ышануы да кыен, - дип мөрәҗәгать итте республика җитәкчелегенә Россия Композиторлар берлеге рәисе. - Төзелешкә катнашы булган һәркемгә, беренче чиратта, Татарстан Президентына зур рәхмәтләремне белдерәм".

"Безнең Яшел Үзәнгә беренче генә килүебез түгел, - диде Владислав Казенин. - Моннан берничә ел элек без, Россия композиторлары, әлеге мәктәпнең нигезенә тәүге таш салган идек. Инде ул чагында ук без Татарстанны башкаларга үрнәк итеп китердек. Балаларыбыз өчен җаваплылыкны үз өстегезгә алуыгыз өчен сезгә зур рәхмәт".

ТР Президенты әлеге чарага килүчеләргә сәламләү сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Иң элек М.Шәймиев мәктәпкә концерт рояле бүләк итте. "Яшелүзәнлеләр төрле музыкаль конкурсларда алдынгы урыннарны яулый, - дип ассызыклады республика башлыгы. - Уңышка ирешүнең сере мәдәниятнең бер көнлек кенә эш булмавында. Ул гасырлар буе формалашкан. Яшел Үзәнгә илебезнең иң талантлы кешеләре эшләргә килде. Аларның гаиләләрендә зыялылар тәрбияләнде, яшелүзәнлеләрнең югары мәдәнияте әнә шуңа барып тоташа. Бу - безнең зур байлыгыбыз һәм без шуның белән көчле дә".

Яшел Үзәннең 1943 елда нигез салынган балалар музыка мәктәбенең яңа бинасы 700 укучыга исәпләнгән. Бинаның өч катында оркестр, хор, теоретик фәннәрдән дәресләр үткәрү өчен зур якты сыйныфлар урнашкан.

Мәктәптә бүгенге мәдәниятнең танылган мэтрлары белем алган. Алар арасында Казан дәүләт консерваториясе ректоры Рубин Абдуллин, ТР Композиторлар берлеге рәисе Рәшит Кәлимуллин, Казан дәүләт консерваториясе профессоры Стелла Федосеева, Казан фортепиано мәктәбенең танылган вәкилләре Семен Гурарий, Ольга Степанова, Булат Мөхетдинов һәм башкалар бар.

Хәзерге вакытта мәктәптә 55 укытучы эшли, 450 укучы фортепиано, скрипка, виолончель, кларнет, саксофон, баян, аккордеон, балалайка, гитара, вокалны үзләштерә. Мәктәп каршында кыллы, халык, эстрада-тынлы уен кораллары оркестры, 2 хор, гитарачылар, думбрачылар, баянчылар ансамбльләре оештырылган. Оешкан көненнән алып мәктәпне 3 меңнән артык укучы тәмамлаган.

ТР Президенты Минтимер Шәймиев республиканың Яшел Үзән районына эш сәфәре барышында "Серго исемендәге завод" җитештерү берләшмәсе" федераль дәүләт унитар предприятиесендә булды.
Республика башлыгын ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Александр Гусев, ТР Милли банкы рәисе Евгений Богачев һәм заводның генераль директоры Радик Хәсәнов озатып йөрде.

Президент "POZIS" суыткычларын җитештерүнең тулы циклы белән танышты. Республика башлыгына җитештерү процессында кулланылучы инновацион технологияләрне, аерым алганда, "WAМO" автоматлаштырылган комплексын күрсәттеләр.

Минтимер Шәймиев шулай ук заводның әзер продукциясе үрнәкләре куелган күргәзмәне карады. Төрледән-төрле гадәти булмаган вариантларда эшләнгән көнкүреш суыткычларыннан тыш, биредә Татарстан башлыгына медицина суыткычларын һәм хәтта "POZIS" сәүдә маркалы газ плитәләрен дә күрсәттеләр. Заводның генераль директоры Радик Хәсәнов сүзләренә караганда, предприятие үзе өчен яңа булган продукциянең сыйфатын сизелерлек яхшырта алган һәм хәзер Яшел Үзән газ плитәләре Россия базарында да уңышлы конкуренция алып бара.

Татарстан башлыгы заводны кайбер компонентлар (күбесенчә пластмасса детальләр һәм төрү әйберләре) белән тәэмин итүче кече предприятие җитәкчеләре белән дә аралашты. Детальләрнең күп өлеше Татарстан чималыннан ("Түбән Кама Нефтехим" продукциясе) җитештерелә, әмма полимер материалларның бер өлешен чит төбәкләрдән дә сатып алырга туры килә. Минтимер Шәймиев Түбән Камада кирәкле материаллар җитештерүне җайга салуда ярдәм күрсәтергә вәгъдә итте.

Заводка ясаган визитының соңында М.Шәймиев хезмәт коллективы белән очрашты. "Мин заводтагы иң кыен чорларны хәтерлим әле. Ул чагында мондый ачык йөзле кешеләрне күрмәгән идем, - дип мөрәҗәгать итте предприятие хезмәткәрләренә Татарстан башлыгы. - Кешеләрнең эш урыны юк иде. Әмма җитештерү аз гына җанлана башлауга, эштән җибәрелгән белгечләр цехларына кире кайта башлады. Аларны кечкенә хезмәт хакы да куркытмады - бары тик конвейер гына эшләсен. Үз предприятиегезгә чын күңелдән бирелгәнегез өчен сезгә зур рәхмәт".

"Сезне шуңа ышандыра алам, сезнең заводта, тулаем шәһәрдә һәм районда 1990 еллардагы кебек кризис булмаячак, - диде Минтимер Шәймиев. - Кыенлыклар булырга мөмкин - барысы да бездән генә тормый. Әмма нинди генә кыенлык килеп чыкса да коллективны саклап калырга кирәк".

"Сезгә кем генә ни дип әйтмәсен - үз теләгегез белән заводтан китү турында гариза язмагыз, - диде Президент, предприятие хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итеп. - Хәтта ниндидер сәбәп белән җитештерү ихтыяҗына бәйле рәвештә производствоны вакытлыча туктатырга яки кыскартырга туры килсә дә, без кешеләрне "үз теләкләре белән" эштән җибәрмәячәкбез. Яки эшсезлек буенча пособие бирәчәкбез, я булмаса хезмәт хакының бер өлешен түләячәкбез - кешеләрне тиктомалдан урамга чыгарып ташларга ярамый. Хәзерге вәзгыятьнең үзенчәлеге әнә шул".

"Без Серго исемендәге заводның оборона заказлары булсын, суыткычлар җитештерү туктап калмасын өчен бар көчебезне куябыз. Предприятиедә барлык социаль стандартлар да сакланачак", - дип ышандырды Минтимер Шәймиев.


2009 елның 3 феврале