Вакыйгалар хроникасы


М.Шәймиев РФ Президентының ИФОдагы вәкаләтле вәкиле каршындагы Советы утырышында катнаша

6 февраль көнне Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Уфада узачак РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле каршындагы Советы утырышында катнаша.

Округ Советы утырышының төп темасы - Идел буе федераль округы төбәкләрендә дөньядагы икътисади кризисның социаль-икътисади хәлгә тискәре йогынтысын киметү буенча күрелүче чаралар.

Утырышта катнашучылар банк өлкәсендәге вәзгыятьне тикшерәчәк. Сүз, барыннан да элек, бюджеттан бүленүче финанс ресурсларының банк системасы аша үтүе, банклар һәм банкара кредитның ликвидлык дәрәҗәсе, икътисадның реаль секторын агымдагы кредитлау хакында барачак.

Утырышта икътисадның реаль секторында, шул исәптән автомобиль сәнәгатендәге хәлләрнең торышы, Идел буе федераль округы төбәкләрендә халыкның мәшгульлеге проблемалары хакында фикер алышулар узачак.
Утырышны Россия Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Григорий Рапота үткәрә.


2009 елның 6 феврале