Вакыйгалар хроникасы


М.Шәймиев: "Хәзерге кризисны җиңеп чыгу 1990 елларныкына караганда ансатрак булачак"

Уфага РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле каршындагы Советы һәм Идел буе федераль округының гражданнар җәмгыяте институтларын үстерү буенча Иҗтимагый советының утырышында катнашырга килгән Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев икътисади кризис нәтиҗәсендә Татарстан һәм Башкортстан бертөрле катлаулы хәлдә калды, дип белдерде, - дип хәбәр итә "Башинформ" мәгълүмат агентлыгы.

"Безнең республикада кичә уңышлы эшләгән һәм үсеш алган предприятиеләр бүген катлаулы хәлдә калды, - диде Татарстан башлыгы. - Башкортстанда да шундыйрак хәл дип уйлыйм. Сезнең республика да безнеке шикелле чит илгә тауар чыгару белән шөгыльләнә. Хәзер төп продукцияләргә ихтыяҗ түбән бәяләрдән, яки бөтенләй юк. Бу бигрәк тә нефть химиясе һәм машина төзелеше тармагына кагыла".

Татарстан Илбашы фикеренчә, кризис чоры бөтен ил өчен авыр вакыт булачак, әмма аны җиңеп чыгу 1990 елларныкына караганда ансатрак булачак. "Беренчедән, ул елларда нефть бәясе бик арзан - барреле 9-13 доллар гына иде. Хәзер ул 40 доллар тирәсендә", - ди Минтимер Шәймиев.

ТР Президенты билгеләп үткәнчә, икенчедән, үзгәртеп кору чорында илнең бөтен оборона предприятиеләре тукталган иде. Хәзер алар эшли. "Ниһаять, хәзер бюджет ресурслары зур. Мисал өчен, 1990 елларда пенсияләрне еш тоткарлыйлар иде. Бүген халыкның дүрттән бер өлеше пенсионер булуга карамастан, алар барысы да ышанычлы тәэмин ителгән", - дип билгеләп үтте Татарстан Илбашы.

Искә төшереп үтәбез, Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Башкортстан башкаласында РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле каршындагы Совет һәм Идел буе федераль округының гражданнар җәмгыяте институтларын үстерү буенча Иҗтимагый совет утырышында катнаша.

Россия Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Григорий Рапота җитәкчелегендәге уртак утырышның төп темасы - Идел буе федераль округы төбәкләрендә дөньядагы икътисади кризисның социаль-икътисади хәлгә тискәре йогынтысын киметү буенча күрелүче чаралар.


2009 елның 6 феврале