Вакыйгалар хроникасы


ТР Президенты ике законга кул куйды

9 февральдә ТР Президенты Минтимер Шәймиев "Татарстан Республикасында муниципаль хезмәт турында"гы Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында" һәм "Татарстан Республикасы муниципаль норматив хокук актлары регистры турында"гы Татарстан Республикасы законнарын имзалады.

Беренче закон муниципаль хезмәткәрләр өчен класс чиннарын урнаштыра, аларны үзләштерү, муниципаль хезмәтнең башка вазифаларына күчкәндә яки эштән киткәндә саклану тәртибен билгели, шулай ук әлеге өлкәдәге башка мәсьәләләрне регламентлаштыра.

Икенче закон Татарстан Республикасы муниципаль норматив хокукый актлар регистрын оештыру һәм алып бару мәсьәләләрен регламентлаштыра. Алга таба Татарстан Республикасында норматив характерга ия җирле үзидарә органнары актлары Татарстан Республикасы муниципаль норматив хокукый актлар бердәм регистрына кертеләчәк.

Закон текстлары рәсми төстә гаммәви мәгълүмат чараларында басылып чыгачак, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.


2009 елның 9 феврале