Вакыйгалар хроникасы


Кремльдә Хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре буенча республика советының чираттагы утырышы узды

9 февральдә Кремльдә ТР Президенты Минтимер Шәймиев рәислегендә Хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре буенча республика советының чираттагы утырышы узды. Бу утырыш, башкаларыннан аермалы буларак, гадәти булмаган формада башланып китте. Республика советы әгъзалары һәм чакырылган кунаклар җиңел атлетика буенча РФ атказанган тренеры Ольга Павлова, легендар спортчы, Дәүләт Советы депутаты Светлана Демина, Пекинда узган Олимпия уеннарының көмеш призеры Елена Мигунова һ.б. кушылып зарядка ясады. Утырышның шул рәвешле актив башлануы биредә кузгатылучы теманың кереш өлеше иде. Бүген Хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре буенча республика советы ТР Президентының "Татарстанда Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елын уздыру турында"гы Указын гамәлгә ашыру чаралары хакында зур сөйләшү уздырды. Утырыш та ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Премьер-министрның беренче урынбасары Равил Моратов катнашты.

Билгеле булганча, ТР Президенты Указы нигезендә 2009 ел Татарстанда Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елы дип игълан ителде. Аның тантаналы ачылышы күптән түгел Казанда - "Пирамида" үзәгендә узды. Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елын үткәрү эшләрен координацияләү буенча җаваплылык Хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре буенча республика советына йөкләнде. Республика күләмендә бу елның төп чаралар планы инде расланды, шундый ук чаралар планы һәр муниципалитетта әзерләнәчәк.

ТР Президенты, Хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре буенча республика советы рәисе Минтимер Шәймиев ассызыклап узганча, бу ел моңа кадәр республикада узган Хәйрия, Гаилә елларының күркәм традицияләрен дәвам итәргә тиеш. Президент белдергәнчә, Хәйрия, Гаилә, Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше еллары бер җеп булып тезелеп барырга тиеш. Иң мөһиме: хәйрия, гаилә кыйммәтләре сакланырга, социаль һәм хәйрия проектларына ярдәм итү дәвам итәргә тиеш. Президент белдергәнчә, хәйриячелекнең кыйммәте кризис шартларында тагын да арта. Республика башлыгы шулай ук Спорт елында халыкны саклауга юнәлдерелгән масштаблы эшләр башкарылырга тиешлеген искәртте.

Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елында тормышка ашырылырга тиешле бурычлар хакында утырышта ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Марат Бариев, сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов, Казанның сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы 6 нчы гимназиясе директоры Ольга Баклашова, танылган спортчы, "Казаноргсинтез" ААҖ йөзү бассейны директоры Ирек Зиннуров чыгышлары тыңланды. Алардан аңлашылганча, Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елы республика халкын рухи һәм физик яктан савыктыру, ныгыту елы буларак уйланылган. Анда башланган эшләр алдагы елларда тагын да камилләшергә, масштаблыга әйләнергә тиеш. Быел гамәлгә кертеләчәк чаралар мәктәпкәчә белем учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләрдән алып, урта мәктәп, вузларда белем алучылар, производствода шөгыльләнүчеләр белән беррәттән, инвалидлар, пенсия яшендәгеләрне, халыкның һ.б. категориясен колачлаячак. Иң төп максат - халыкның мөмкин кадәр күбрәк катламын физик культура белән шөгыльләнүгә китерү, республика халкында сәламәт яшәү культурасы тәрбияләү. Бу максатларны тормышка ашыруда республика халкының дөрес туклануын тәэмин итү, авыруларны булдырмый калу өчен профилактика эшләрен ныгыту чаралары, совет чорында бик популяр булып, хәзер онытылган производство гимнастикаларын, телеканалларда иртәнге гимнастика тапшыруларын торгызу ярдәм итәргә тиеш. Аерым алганда, Республика Хөкүмәтенә "2003-2007 елларда халыкның социаль нәтиҗәле сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру турындагы" Концепциянең гамәлдә булу вакытын 2011 елга кадәр озайту, аны гамәлгә ашыру буенча программа эшләү бурычы йөкләнә. Шулай ук агымдагы елның апреленә кадәр "2010-2012 елларга Татарстан Республикасы халкының сәламәт туклануы" дигән республика максатчан программасын эшләү бурычы куела. Моннан тыш, авыруларны иртә диагностикалау программаларын гамәлгә ашыру, медицина профилактикасы хезмәтен үстерү, сәламәт яшәү рәвешен һәм авыруларны профилактикалау буенча законнар базасын камилләштерү, республикада сәламәтлеккә ярдәм итүче мәктәпләр челтәрен киңәйтү, гомумбелем бирү учреждениеләрендә укучыларның физик үсешенә һәм әзерлегенә ел саен мониторинг уздыру, мәктәпләрдәге спорт залларын дәрестән тыш куллану, атна саен студентлар өчен берләштерелгән спорт көне уздыру, һәр уку йортында студентлар спорт клублары төзү һ.б. чаралар планлаштырыла.


2009 елның 9 феврале