Вакыйгалар хроникасы


Владимир Чуров: "Россиянең сайлау системасы - дөньяда иң ачыгы"

11 февраль көнне Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Россия Федерациясе Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Владимир Чуров белән очрашты. Очрашу Үзәк сайлау комиссиясе башлыгының Татарстан Республикасына эш сәфәре кысаларында узды.

Очрашуда ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Юрий Камалтынов һәм ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Анатолий Фомин катнашты.

Очрашуда Владимир Чуров Минтимер Шәймиевкә тәрәзәләренә кисеп ясалган йөзлекләр куелган борынгы агач йортларның үзе төшергән фотолары урын алган календарь бүләк итте. Әлеге йортлар Россиянең төрле төбәкләрендә төшереп алынган. Владимир Чуров Татарстанда җирле осталар тарафыннан кисеп ясалган йөзлекләр белән бизәлгән агач йортны фотога төшерәчәгенә өмет белдерде. ТР Президенты исә Россия Үзәк сайлау комиссиясе башлыгына төбәкнең тарихын, географиясен һәм тарихи язмышын чагылдырган Татарстан Республикасы һәм татар халкы историографиясендәге тәүге басма - "Тартарика" энциклопедиясен бүләк итте.

"Казанга килүемә бик тә шатмын. Мин ил буйлап еш сәяхәт итмим, гадәттә вәзгыятьне белеп тору өчен Россия Федерациясенең теләсә кайсы субъекты белән видеоэлемтә мөмкинлекләрен кулланам", - дип белдерде очрашуда Владимир Чуров.

"Видеоконференцияләр системасы Татарстанның барлык шәһәрләре һәм муниципаль районнарында уңышлы гамәлгә ашырыла", - дип ассызыклады Минтимер Шәймиев. Очрашуда ТР Президенты һәм Россия Үзәк сайлау комиссиясе рәисе 1 мартта узачак дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советына сайлауларга әзерлекнең барышы хакында фикер алышты.

Очрашу төгәлләнгәннән соң Россия Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләренә Татарстанга сәфәре программасында ТР Дәүләт Советы Рәисе, сәяси партияләрнең төбәк бүлекләре лидерлары, ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе һәм төрле дәрәҗәдәге сайлау комиссияләре хезмәткәрләре белән очрашулары планлаштырылуы хакында сөйләде.

Аның сүзләренә караганда, 2009 елның 1 мартында Россия буенча төрле дәрәҗәдәге 3500гә якын тавыш бирү чарасы (бистә советларына сайлаулардан алып Россия Федерациясенең 9 субъекты закон чыгару һәм вәкиллекле органнарына сайлауларга кадәр) узачак. Сайлауларда 40 миллионга якын сайлаучы катнашыр дип көтелә. Россиядә узучы барлык сайлаулар хакындагы мәгълүмат Мәскәүдәге РФ Үзәк сайлау комиссиясенең ачык мәгълүмати үзәгенә киләчәк. Россиянең һәр гражданины, мәгълүмати үзәк ярдәмендә, илнең иң ерак почмакларында сайлауларның ничек үтүе хакында тулы мәгълүмат ала алачак.

"Казандагы партия вәкилләре белән очрашуда аларның сайлау кампанияләрендә катнашуга юридик һәм оештыру ягыннан әзерлеге төп тема булачак. Кызганычка күрә, әлеге сайлау кампаниясе барышында без бөтен төбәкләрдә дә диярлек барлык партияләрнең әзерлек дәрәҗәсе түбән булуын күрәбез", - дип белдерде Владимир Чуров.

Россия Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Россия Федерациясендә сайлау системасының ачыклыгын характерлаучы саннар китерде. Россия, Украина, АКШ, Германия һәм Перуның сайлау комиссияләренең мәгълүмати ачыклыгы 32 критерий буенча чагыштырылды. Нәтиҗәдә, Россия 26 балл (1нче урын), Перу 23 балл (2нче урын) җыйды. "Перуда сайлау системасы бик камил һәм кыйммәт, анда сайлауларга Россиягә караганда күбрәк акча түгелә", - дип ассызыклады Владимир Чуров. Украина - 16 (3нче урын), АКШ - 14 (4нче урын), Германия 12 балл (5нче урын) җыйды.

РФ Үзәк сайлау комиссиясе рәисе шулай ук интернет-ресурста урнаштырылган мәгълүматның күләме сайлау комиссияләре сайтының информативлык күрсәткече булып тора, дип билгеләп үтте. "Безнең сайт дөньядагы барлык сайлау комиссияләре сайтлары арасында мәгълүматка иң бае һәм күләме буенча иң зурысы", - дип белдерде Владимир Чуров. Аның сүзләренә караганда, бу Россия сайлау системасының дөньядагы иң ачык система икәнлеге хакында сөйли.
Россия Үзәк сайлау комиссиясе рәисенең Татарстанга сәфәре программасында аның РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Григорий Рапота белән очрашуы да планлаштырылган. Иртәгә Владимир Чуров Казан дәүләт университетында Татарстанда Яшь сайлаучы көннәрен тантаналы төстә ачуда катнашачак.


2009 елның 11 феврале