Вакыйгалар хроникасы


Минтимер Шәймиев Геннадий Зюганов белән очрашты

12 февраль ТР Президенты Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә КПРФ Үзәк комитеты рәисе, РФ Дәүләт Думасында КПРФ фракциясе җитәкчесе Геннадий Зюганов белән очрашты.

Әңгәмә барышында финанс кризисы шартларында Татарстанның социаль-икътисади үсеше һәм республикадагы сайлау алды вәзгыятенә бәйле мәсьәләләр хакында фикер алышынды.

Очрашуда ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Юрий Камалтынов һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Хафиз Миргалимов катнашты, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.


2009 елның 12 феврале