Вакыйгалар хроникасы


"Чаллы икмәге" үз продукциясенә бәя арттырмаячак

"Чаллы икмәге" ЯАҖ генераль директоры Рафаэль Юнысовтан ТР Президенты Минтимер Шәймиев исеменә хат килгән. Хатта республика Илбашына дөньяви финанс кризисы шартларында халыкка социаль ярдәм күрсәтү өчен компания җитәкчелеге тарафыннан кабул ителгән чаралар турында хәбәр ителә, дип белдерде ТР Президентының матбугат хезмәте.
"Чаллы икмәге" ЯАҖ Директорлар советы 2009 елның беренче ярты елында компания җитештерә торган төп продукциягә - барыннан да элек икмәк-күмәч әйберләренә бәяләрне арттыруга мораторий кертү турында карар чыгарды. Карар 2009 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә куелды. "Чаллы икмәге" ЯАҖнең бүлендек структурасы - "Чаллы икмәге" сәүдә үзәге беренче чиратта кирәкле продуктларга (икмәк, сөт, ит һәм балык продуктлары - барлыгы 66 әйбер) бәяләрне 10 һәм аннан да артык процентка төшерергә карар итте. Карар 2009 елның 22 гыйнварына кадәр гамәлдә булачак", - диелә хатта.


2009 елның 12 феврале