Вакыйгалар хроникасы


Кама сәнәгать узелына илтүче тимер юлны җитди реконструкция көтә

12 февраль көнне Казан Кремлендә ТР Президенты Минтимер Шәймиев Россия тимер юллары ҖЧҖ филиалы "Куйбышев тимер юлы" җитәкчесе Сергей Кобзев белән очрашты. Очрашуда Кама сәнәгать узелын үстерү белән бәйле рәвештә, Татарстан территориясендә Куйбышев тимер юлыннан килүче йөкләрнең күләмен арттыру мәсьәләсе буенча фикер алышынды.

Очрашуда ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Илдус Фәсхетдинов һәм Россия тимер юллары ҖЧҖ филиалы "Куйбышев тимер юлы"ның ТР буенча вәкиллеге җитәкчесе Ринат Яруллин катнашты.

Очрашу тәмамлангач, Сергей Кобзев журналистларга сөйләвенчә, Кама сәнәгать зонасы районында Куйбышев тимер юлында яңа керә торган юллар төзелеше, Горький тимер юлының Әгерҗе станциясеннән Куйбышев тимер юлының Бөгелмә станциясенә кадәрге 250 километр участокны үстерү кебек җитди проектлар гамәлгә куелачак. Шулай ук пассажирлар өчен популяр булган юнәлештә Чаллы-Мәскәү поезды гына җитми. Көньяк(Сочи) һәм Төньяк (Уренгой, Сургут) юнәлешләре дә үстереләчәк.

Илдус Фәсхетдинов сүзләренчә, 2010-2011 елларга Татарстан территориясендә Кама участогында Куйбышев тимер юлыннан килүче йөкләрнең күләмен арттыру планлаштырыла. Кризиска карамастан, нефть эшкәртүче заводлар төзелеше дәвам итә, машина төзелеше үсеш ала һәм продукция күләме арттырылачак кына.

"Татарстанда 2012 елга кадәр вокзал комплексын реконструкцияләү буенча максатчан программасы гамәлгә куела. Без аның буенча актив эшлибез, күптән түгел Бөгелмә һәм Нурлатта вокзаллар ачылды. Тиздән Урыссу станциясендә вокзал ачылачак", - дип белдерде Сергей Кобзев. Аның сүзләренчә, Әлмәттә вокзал комплексын реконструкцияләү эшләрен башларга җыеналар. Якындагы ике елда Бөгелмәдән Круглое полега кадәр участокның 200нче километрында вокзал комплекслары төзекләндереләчәк. "Татарстан мондый программаларны гамәлгә кую буенча ачык үрнәк булып тора", - дип билгеләп үтте ул.

Искә төшереп үтәбез, Куйбышев тимер юлы Россия Федерациясенең үзәген һәм көнбатышын Урал, Себер, Казакъстан һәм Урта Азия кебек эре социаль-икътисади төбәкләр белән бәйләп, Мәскәү өлкәсеннән Урал алдына кадәр сузылган.
Куйбышев тимер юлы Татарстан, Башкортстан, Мордовия республикалары һәм Рязань Пенза, Тамбов, Ульяновски, Самара, Оренбург һәм Чиләбе өлкәләренә хезмәт күрсәтә. Куйбышев магистраленең гомуми озынлыгы 11502,5 км, шул исәптә 7234,8 километрын төп юллар тәшкил итә.

Әлеге юлның клиентлары - Тольятти ("АвтоВАЗ"), Ульяновски, Алабуга, Чаллы ("КАМАЗ") автомобиль заводлары. Илдә нефть продуктларының биштән бер өлеше һәм һәр өченче автомобиль Куйбышев тимер юлына туры килә. Бу юлның станциясеннән көн саен 100 меңнән артык пассажир китә, 180 мең тоннадан артык йөк төяп озатыла.


2009 елның 12 феврале