Вакыйгалар хроникасы


Минтимер Шәймиев: "Казан кризисны башка шәһәрләргә караганда җиңелрәк кичерә"

16 февраль көнне Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Казан активы белән очрашу үткәрде. Очрашуда ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан мэры Илсур Метшин, ТР Хөкүмәте әгъзалары, Казан башкарма комитеты җитәкчеләре, шәһәр предприятиеләре вәкилләре катнашты.

Очрашу башланыр алдыннан "Пирамида" мәдәни-күңел ачу залында Татарстан башкаласының 2008 елдагы социаль-икътисади үсешенең төп нәтиҗәләре турында видеофильм күрсәтелде.

Үзенең кереш сүзендә Илсур Метшин 2009 елның 1 мартында ТР Дәүләт Советына сайлаулар узачагы хакында искәртте. Хәзерге вакытта халык белән актив эш алып барыла. Кешеләр тирә-яктагы уңай үзгәрешләрне күрә һәм алга таба ниләр эшләнәчәген белергә тели.

"Хөрмәтле казанлылар, бүген сайлау алды көрәшенең иң кызган чоры. Шәһәрдә 880 мең сайлаучы исәпләнә. Казандагы сайлау алды агитациясенең тагын бер өстенлеге бар. Әгәр башка шәһәрләрдә тәнкыйтьләр өчен сәбәп булса, Татарстан башкаласында ул юк. Бу безнең гомуми казанышыбыз", - дип белдерде Минтимер Шәймиев шәһәр активы белән очрашуда.

Аның сүзләренә караганда, соңгы 10 елда Казанда күп эшләр башкарылды. Алга таба да берләшергә, үз-үзеңә ышанырга һәм бер урында тукталыпп калмаска кирәк. Алда безне зур эшләр көтә.

Республика башлыгы ТР Дәүләт Советына сайлауларның конституцион срокта - 1 мартта узуын ассызыклады. Кайбер төбәкләрдә сайлауларны башка вакытка күчерү омтылышлары да булды. Татарстанда мондый хәл күзәтелмәячәк. Республикада сайлаулар моннан кыенрак чорда да узды, бүгенге финанс кризисы шартларында алар билгеләнгән вакытта үтәчәк.

Дөньядагы кризисның нәтиҗәләре турында сөйләгәндә, ТР Президенты аның Татарстанга Россиянең башка төбәкләренә караганда ныграк кагылуы хакында белдерде, чөнки соңгы елларда республика зур үсеш кичерде. Ә башкаларга караганда активрак үсеш кичергән төбәкләр кризистан ныграк интегә. Татарстан икътисады экспортка йөз тота - продукциянең 60 проценты чит илгә чыгарыла. Дөнья базарында нефтькә, нефть химиясе һәм машина төзелеше продукциясенә сорау кимеде.

"Әмма зарланып утырырга һәм куларны салындырырга һич тә ярамый", - дип ассызыклады Минтимер Шәймиев. Аның сүзләренә караганда, киресенчә, карарлар кабул итү һәм кризистан яңарып чыгу өчен ышанычны һәм ихтыяр көчен саклап калырга кирәк.

Татарстан Президенты торак төзелеше һәм республикада гамәлгә ашырылучы социаль ипотека программасына аерым тукталды. Казанда 2008 елда 900 мең квадрат метр торак йорт (Татарстан буенча барлыгы 2,2 миллион квадрат метр) файдалануга тапшырылган, шуның 154 мең квадрат метры - социаль ипотека буенча. 2009 елда республика башкаласында социаль ипотека программасы буенча 300 мең квадрат метр торак файдалануга тапшыру бурычы куелган. Моның өчен тиешле участоклар бүлеп бирелгән инде. Кризис һәм инфляциягә дә кармастан, социаль ипотека шартлары (27,5 елга 7 процент) үзгәрешсез калачак.

"Казан кризисны башка шәһәрләргә караганда җиңелрәк кичерә", - дип белдерде Минтимер Шәймиев. Аның сүзләренә караганда, моның өчен җирлек бар - Казанда эре предприятиеләр күп. Кече һәм урта бизнес та үсеш алган. Зур предприятиеләр заказлар белән тәэмин ителгән. Казанда эшсезлек, Татарстан буенча уртача алганда, азрак. Күпләп эштән җибәрүләр булмаячак. 2009 елда шәһәрдә яшәүче һәркемнең җылылык өчен бердәм тариф буенча түләячәге турындагы мәсьәлә хәл ителәчәк.

Татарстан Президенты бәяләр куюга кагылышлы проблемага җентекләп тукталды. Аның сүзләренә караганда, хәзерге вакытта азык-төлек бәяләренә бәйле вәзгыять аеруча катлаулы. Рубльнең бәясе төшү һәм илдә җитештерелүче продуктларның җитәрлек күләмдә булмавы күп кенә продуктларның чит илдән сатып алынуына һәм аларның хакы артуга китерде. Татарстанның үзендә җитештерелгән азык-төлек продуктлары җитәрлек. Икмәкнең кайбер сортларына һәм майсыз сөт продукциясенә куелган бәяләр ныклы күзәтү астына алыначак һәм аларның хакы артуга юл куелмаячак. Шулай ук халыкны дарулар белән тәэмин итү мәсьәләсе дә контрольдә тотылачак.

"Кризиска да карамастан, пенсия түләүдә бернинди тоткарлык та булмаячак", - дип ышандырды Минтимер Шәймиев. Аның сүзләренчә, шулай ук бюджетта эшләүчеләргә хезмәт хакы түләү буенча да өзеклекләр булмаячак. Әлеге максатка республика бюджетында 40 миллиард сум акча каралган.

2009 елда Татарстанда торак фондын капиталь ремонтлауга 10 миллиард сумга якын (Казанда - 3 миллиард сум) акча тотылачак. Республика башлыгының сүзләренә караганда, торак фондын капиталь төзекләндерү программасы төзелеш өлкәсендә эш урыннары һәм хезмәт хакы тәэмин итәчәк. Казанда 2013 елда узачак Универсиада да күп кешеләрне эшле итәчәк.

"Йомгаклап әйткәндә, без нәрсә эшләргә һәм кай якка хәрәкәт итәргә кирәклеген беләбез. Без булдырабыз!" - дип йомгаклады үз чыгышын Минтимер Шәймиев.


2009 елның 16 феврале




Шулай ук кара