Вакыйгалар хроникасы


Минтимер Шәймиев: "Нефтьчеләр башка бизнеска үрнәк булып тора"

17 февраль көнне Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев республиканың нефть башкаласына эш сәфәрендә Әлмәтнең социаль өлкә объектларын карады. Шулай ук эш сәфәрендә ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Александр Гусев та катнашты.

Татарстан Илбашы "Бусидо" спорт-сәламәтләндерү комплексын ачу тантанасында катнашты. 4 катлы, гомуми мәйданы 3381 квадрат метрлы спорт комплексын 2006 елның мартында төзи башлаганнар, 2008 ел ахырында биредә эшләр тулысынча төгәлләнде.

"Бусидо" да сугыш сәнгатенең айкидо, каратэ, кикбоксинг, ушу төрләре буенча дәресләр бирәчәкләр. Зур залларда спортның волейбол һәм баскетбол кебек уен төрләре белән шөгыльләнеп була. Спорт комплексында балалар, яшүсмерләр һәм булачак әниләр, урта һәм өлкән яшьтәгеләр өчен төрле программалар тәкъдим итү ниятләнә.

"Татарстанда спорт белән шөгыльләнүчеләр күп. Моның нәтиҗәсе - Казанның 2013 елгы Универсиаданы үзендә үткәрү хокукына ия булуы. Бөтен дөнья кунаклары безнең спорт казанышларын бәяләде", - дип белдерде республика Президенты.

"Мондый объектларны төзүчеләргә рәхмәт. Нефтьчеләр башка бизнеска үрнәк булып тора", - дип ассызыклады М.Шәймиев.

Татарстан Президенты Әлмәт буенча барганда яңа машина кую урыннарын карады. Шәһәрдә машиналар саны гел арта, күп яруслы машина кую урыны Яшьләр үзәге янында, 12нче мәктәп территориясендә җир асты паркингы төзелгән. Бүген җир асты парковкасы өстендә диярлек физкультура буенча дәресләр үткәрелде.

Минтимер Шәймиев шулай ук Әлмәт музыка көллиятендә булды. 1964 елда ачылган көллият танылган татар композиторы Фәрит Яруллин исемен йөртә. Көллият 44 ел эшчәнлек чорында 1,6 меңнән артык белгеч әзерләгән, алар арасында музыка укытучылары, иҗади коллектив җитәкчеләре, театр һәм филармония артистлары бар. Хәзерге вакытта көллияттә төрле белгечлекләр буенча 200гә якын студент белем ала. Шулай ук Әлмәт музыка көллиятенең 100 урынлык тулай торагы бар. 2007-2008 елларда көллият бинасында ремонт эшләре үткәрелгән. Быел аның фасадын ремонтлау күздә тотыла.

Республика Илбашына халык музыка кораллары ансамбле, баян һәм аккордеон виртуозлары осталыкларын күрсәтте. "Талантлы балалар күп, ә хәзер бездә бу талантларны югалтмас өчен мөмкинлекләр бар, - дип билгеләп үтте Президент. Бүген "Нефтьче" Мәдәният йортында Татарстан Президенты республиканың Әлмәт, Бөгелмә, Лениногорски, Азнакай, Баулы, Ютазы һәм Чирмешән муниципаль районнары активы белән очрашты.


2009 елның 17 феврале