Вакыйгалар хроникасы


Татарстанның оборона предприятиеләре дәүләт заказы алачак

18 февраль көнне Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Түбән Новгордта узган округ киңәшмәсендә катнашты. Киңәшмәне Россия Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Григорий Рапота һәм Россия Федерациясе оборона министры Анатолий Сердюков үткәрде.

Идел буе федераль округы субъектлары башлыклары катнашында узган киңәшмәдә Идел буе федераль округының оборона предприятиеләрен дәүләт заказы һәм округ территориясендә яшәүче хәрби хезмәткәрләрне һәм аларның гаиләләрен торак белән тәэмин итү мәсьәләләре хакында фикер алышынды.

Татарстан Президенты киңәшмә төгәлләнгәннән соң журналистларга белдергәнчә, хәзерге вакытта оборона предприятиеләре өчен дәүләт заказлары урнаштыру процессы озаккарак сузылды: конкурслар игълан ителми, аванс акчалары килми. Россия оборона министры киңәшмәдә дәүләт заказлары киметелмәячәк, дип ассызыклады. Якын көннәрдә килешүләр төзеләчәк һәм аванс акчалары биреләчәк.

Минтимер Шәймиев киңәшмәдә Татарстанга хәрби хезмәткәрләрне торак белән тәэмин итү мәсьәләсе буенча уңай характеристика бирелде, дип билгеләп үтте. ТР Президенты республика территориясендә торак алуга сертификатлар (шул исәптән, социаль ипотека программасы ярдәмендә) күбрәк бирелергә мөмкин, дип белдерде.

Белешмә өчен. 2009 елның 1 гыйнварына Идел буе федераль округы хәрби хезмәткәрләренең торакка булган ихтыяҗы 7 мең фатир тәшкил итә. 2009-2010 елларда Идел буе федераль округы территориясендә барлык чыганаклар хисабына 8,8 меңнән артык фатир алу күздә тотыла. Бу округ территориясендә даими торакка булган ихтыяҗны бетерергә, Ерак Төньяк, Урал, Себер һәм Ерак Көнчыгыш гарнизоннарыннан 1700дән артык хәрби хезмәткәрне, шулай ук чит илләрдә хезмәт итүчеләрне торак белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.


2009 елның 10 феврале