Вакыйгалар хроникасы


Минтимер Шәймиев Җиңү паркында Мәңгелек утка чәчәкләр куйды

21 февраль көнне Ватанны саклаучылар көне алдыннан Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булучыларны хөрмәтләп искә алу һәм Мәңгелек утка чәчәкләр кую өчен Җиңү паркына барды.

Республика Илбашын ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Юрий Камалтынов, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов, ТР Дәүләт Советы Рәисенең урынбасары Александр Гусев, республиканың хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин һәм башка рәсми затлар озатып йөрде. Шулай чәчәк кую тантанасында Советлар Союзы Геройлары Сабир Әхтәмов һәм Борис Кузнецов, ТР сугыш һәм хәрби хезмәт комитеты рәисе Әхәт Юлашев, Бөек Ватан сугышы һәм хәрби хезмәт ветераннары катнашты.

Рәсми затлар һәм Бөек Ватан сугышы ветераннары почетлы каравыл озатуында Мәңгелек ут янына килделәр. Советлар Союзы Геройларын Казан Суворов хәрби училищесы курсантлары озатты.

Минтимер Шәймиев һәм башка рәсми затлар Мәңгелек утка чәчәкләр куйдылар.


2009 елның 21 феврале