Вакыйгалар хроникасы


М.Шәймиев: "Берничә елдан соң Татарстан үз нефтен тулысынча эшкәртә башлаячак"

24 февраль көнне Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев "Түбән Кама Нефтехим" ачык акционерлык җәмгыятенең полиолефин заводында полиэтилен производствосын ачу тантанасында катнашты.

"Түбән Кама Нефтехим" ААҖндә Минтимер Шәймиев берничә яңа производство белән танышты. Аерым алганда, Татарстан башлыгына күптән түгел генә эшли башлаган полистирол производствосының өченче чиратын күрсәттеләр. Ул елына 70 мең тонна полимер эшләп чыгаруга исәпләнгән. Әлеге линиянең мөмкинлекләрен киңәйтү буенча проект та әзер инде - 10-15 миллион долларга күбекләндерү һәм экструзия блогы сатып алган очракта, ихтыяҗ туа калса, гадәти полистирол урынына күбекләндерелгән полистирол да җитештереп булачак.

Биредә үк Президентка АБС-пластиклар җитештерү буенча яңа завод проекты тәкъдим ителде. 80 миллион доллар торган заводны 2010 елның азагында ук эшләтә башлау күздә тотыла, ул елына 64 мең тонна продукция эшләп чыгарачак.

Түбән Камада полимерлар эшкәртү белән урта бизнес предприятиеләре дә шөгыльләнә - республика башлыгы шуларның берсе белән танышты. "Түбән Кама Нефтехим" ААҖ территориясендә урнашкан "Татлесстрой" ААҖ заводында полимер материаллардан төрледән-төрле продукция (тартма һәм әрҗәләрдән алып автомобиль детальләренә кадәр) җитештерелә. Узган ел предприятие 13 мең тоннага якын полимер эшкәрткән, быел исә 25 мең тонна продукция чыгарырга ниятли.

Яңадан төзелгән полиэтилен җитештерү заводы - Татарстан башлыгы бүгенге эш сәфәре барышында танышкан төп объект булды. Нибары ике ел эчендә "Түбән Кама Нефтехим"да проект куәте елына 230 мең тонна полиэтилен тәшкил иткән производство сафка баскан. Тәүге тауар полиэтилены 3 февральдә эшләп чыгарылган, ә ел ахырына кадәр предприятие 150-160 мең тонна продукция җитештерергә ниятли. "Түбән Кама Нефтехим" ААҖ генераль директоры Владимир Бусыгинның сүзләренә караганда, проектның бәясе 200 миллион доллар тәшкил итә.

Татарстан Президенты яңа завод белән танышты, соңыннан завод хезмәткәрләре белән бергәләп фотога төште.
"Дөньядагы икътисади кризис шартларында да сез яңа производстволар ачасыз, - дип мөрәҗәгать итте предприятие хезмәткәрләренә Минтимер Шәймиев. - Бу республика өчен зур әһәмияткә ия. Барысы да зарланып утырган бер вакытта, сезнең предприятие, бернигә дә карамастан, үсеш кичерә".

"Бүген нефть химиясе комплексы продукциясенә бәя берникадәр кимүгә дә карамастан, нефть химиячеләр кризисны тоймасыннар өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә кирәк", - дип ассызыклады Татарстан башлыгы.

"Эштә кыскартулар булырга тиеш түгел, хезмәт хакын киметергә, социаль пакетны гамәлдән чыгарырга ярамый", - дип мөрәҗәгать итте Минтимер Шәймиев предприятие һәм Түбән Кама җитәкчеләренә. "Түбән Кама Нефтехим" ААҖ генераль директоры Владимир Бусыгин да, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин да, "ТАИФ" ААҖ җитәкчесе Альберт Шиһабетдинов та Президент наказын үтәргә вәгъдә бирде.

Минтимер Шәймиев шулай ук Татарстан нефть химиясе тармагының перспективалары хакында да сөйләде. "Бүген күргән әйберләр миндә өмет уята, - дип белдерде М.Шәймиев. - Предприятиенең яңа производстволар ачу нәтиҗәсендә нефть эшкәртү күләмен саклап калырга мөмкинлеге бар".

"Без Кременчуг нефть эшкәртү заводына бәйле идек, әмма хәзер биредә, Түбән Камада без "ТАНЕКО" заводын төзибез, ул киләсе елның башында ук эшли башлаячак һәм елына 7 миллион тонна нефть эшкәртә алачак, - диде Татарстан башлыгы. - Берничә елдан соң без Татарстанда чыгарылган бөтен нефтьне эшкәртә алырбыз дип өметләнәм".
Минтимер Шәймиев заводның барлык хезмәткәрләрен бәйрәм белән котлап, яңа производство булдыруга аеруча зур өлеш керткән кешеләргә Мактау грамоталары тапшырды.

Эш сәфәренең ахырында Татарстан башлыгы "ТАНЕКО" нефть эшкәртү заводындагы төзелеш эшләренең барышы белән танышты.


2009 елның 24 феврале